Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Тракторчы-машинист таныклыгындагы категорияләр безнең шартларда ничек эшләргә тиеш

Россия Федерациясендә гамәлдәге кагыйдәләр буенча, үзйөрешле машиналар атамасына – җир өслегендә хәрәкәт итүче, 50 см/кубтан югары күләмле эчке янулы хәрәкәт бирү чыганагы булган, ә тизлеге 50 км/ сәгатьтән дә югары булмаган тракторлар, үзйөрешле юлтөзелеш машиналары керә. Алар белән идарә итү өчен тракторист-машинист таныклыгы бирелә. Мондый таныклыгы булмаган шәхесләргә күрсәтеп үтелгән техника берәмлекләре белән идарә итү рөхсәт ителми.

Тракторчы-машинист таныклыгы 9 төр категориягә бүленә, ә аларның һәркайсысы таныклык иясенең нинди төр үзйөрешле машина белән идарә итү хокукын билгели.

1) «А1» категориясе юлсыз җирләрдән йөрүче мототранспорт төрләренә хокук бирә.

2) «А II» категориясе юлсыз жирләрдән йөрүче, югары авырлыгы 3500 килограммнан артмаган, эчендә утыручылар өчен, йөртүчедән тыш, 8 берәмлек урынлы автотранспорт төрләренә хокук бирә.

3) «А III» категориясе юлсыз җирләрдән йөрүче, югары авырлыгы 3500 килограммнан арткан, эчендә утыручылар өчен, йөртүчедән тыш, 8 берәмлек урынлы автотранспорт төрләренә хокук бирә.

4) «АIV» категориясе юлсыз җирләрдән йөрүче, эчендә утыру урыннары 8 берәмлектән арткан автотранспорт төрләренә хокук бирә.

5) «В» категориясе көпчәкле һәм башмаклы, егәрлеге 25,7 киловатт (35 - ат көче) югары булмаган техник берәмлекләргә хокук бирә.

6) «С» категориясе көпчәкле, егәрлеге 25,7 киловаттан (35 - ат көче) - 110,3 киловатт (150 - ат көче)ка хәтле булган техник берәмлекләргә хокук бирә.

7) «D» категориясе көпчәкле, егәрлеге 110,3 киловаттан югарырак булган техник берәмлекләргә хокук бирә.

8) «Е» категориясе башмаклы, егәрлеге 25,7 киловаттан югарырак булган техник берәмлекләргә хокук бирә.

9) «F» категориясе үзйөрешле авыл хуҗалыгы машиналары белән идарәгә хокук бирә.

Тракторчы-машинист таныклыгы 10 ел срокка бирелә. Ул таныклыкның алгы битендә күрсәтелә һәм әлеге вакыт аралыгы чыккач, техник берәмлек белән идарә итү хокукы югала. Чөнки бу таныклык куллану вакыты чыкканчы берничә көн кала, тиешле тәртиптә алыштырылырга тиеш. Таныклыкта күрсәтелгән категорияләрнең беренчесе - «А1» категориясенә безнең шартларда «кар чанасы», «квадроцикл», «снегоболотоход» кебек техник берәмлекләр керә. Ә “АII-IV” категорияләренә керүче төр техник берәмлекләр безнең район җирлегендә әлегә юк. «В» категориясенә – Т-25 маркалы, «С» категориясенә Т-40 – МТЗ-1221 маркалы тракторлар, «D» категориясенә Т-150, К-700 маркалы тракторлар, «Е» категориясенә ДТ-75 маркалы һәм шуңа охшаш тракторлар керә, «F» категориясенә барлык төр комбайннар керә. Таныклыктагы категориягә туры килмәгән техника белән идарә итү – хокук бозу була, һәм һәрбер хокук бозучыга карата җәза санкциясе каралган.

Югарыда күрсәтеп үтелгән категорияләрне дөрес итеп куллану һәркем өчен дә мәҗбүри. Әлеге категорияләрдә күрсәтелгән таләпләрне үтәү эш бирүче белән аны башкаручы арасында хезмәт килешүе төзегәндә аеруча кирәк. Чөнки хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре бозылып, эшкә алынган башкаручы хәвефкә тарыган очракта, тракторист-машинист таныклыгында тиешле категориясе булмаган шәхесне эшкә алган җитәкче яки шәхси предприятие хуҗасы бу бәхетсезлек очрагы өчен җавап тотучыга әйләнә. Әлеге очракта бу җитәкче-хуҗаларга җәза, техника белән идарә итүгә аңа хокукы булмаган һәм тиешле алымнарны белмәгән шәхесне җәлеп иткән өчен бирелә.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк, техника белән идарә итүче һәр шәхес, аңа тракторчы-машинист таныклыгындагы категориясе хокук биргән төр техника белән генә хезмәт куя ала. Моны һәркем тирәнтен аңлап эш итәргә тиеш. Чөнки әлеге бүленешләр көндәлек тормышта булган аяныч хәлләрдән чыгып, аларны мөмкин кадәр киметү максатыннан чыгып эшләнә.

Югарыда язылганнар буенча укучыларда сораулар туа калса, Теләче авылы, Ленин урамы, 46 бинада урнашкан үзйөрешле машиналар торышына күзәтчелек бүлегенә мөрәжәгать итүләре сорала.

Хәмит Нәзиров, үзйөрешле машиналар торышына күзәтчелек буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев