Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Транснефть – Прикамье " АҖ нефть эшкәртү станциясендә янгын-тактик өйрәнүләр үткәрде

«Транснефть – Прикамье» АҖ Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәт (ФПС) бүлекчәләре белән берлектә Казан район нефть үткәргеч идарәсенең «Ковали» нефть эшкәртү станциясендә янгын-тактик өйрәнүләр үткәрде.

Максаты-Казан РНУ объектларында мөмкин булган янгыннарны сүндерүгә әзерлек дәрәҗәсен билгеләү, көч һәм чаралар белән идарә итү күнекмәләрен эшләү.

Әлмәт - Горький-2 нефть-насос магистраль нефть үткәргече (МН) өйрәнүләре нәтиҗәсендә, насос агрегаты шартлы рәвештә зарарланган, шуннан соң нефть «янган». Автоматлаштырылган янгын сүндерү системасына да "зыян" килгән.

Шартлы янгын 70 кв. метр мәйданда урнаштырылган. Бер үк вакытта «янгын»таралуны булдырмау өчен биналар, корылмалар, технологик җиһазлар суыту башкарылды. «Ковали» НПС ведомство сакчылык командасының дежур каравылы өйрәнүләр үткәрү урынын ныгытуны һәм станция хезмәткәрләренең куркыныч зонасыннан эвакуацияләүне тәэмин итте.

Чараны махсус комиссия күзәтте, ул шартлы янгынны локальләштерү һәм бетерү буенча эш-гамәлләрне координацияләү нәтиҗәлелеген һәм биремнәрне үтәүнең оперативлыгын бәяләде. Өйрәнүләр нәтиҗәләре буенча барлык бүлекчәләрнең гамәлләренә уңай бәя бирелде. Янгын сүндерү хезмәтләре персоналы хәрәкәтләрнең көйле булуын күрсәтте һәм шартлы янгынны регламент вакытында сүндерүне тәэмин итте.

«Транснефть – Прикамье» АҖнең җитештерү объектлары куркынычлар категориясенә керә. Янгын-тактик өйрәнүләр үткәрү нефть үткәргеч инфраструктурасының янгын һәм сәнәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү эшенең мөһим өлеше булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев