“Туган җирем – Теләче” сәнгать фестивален Алан авыл җирлеге үзешчәннәре башлап җибәрде

Районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан игълан ителгән "Туган җирем - Теләче" сәнгать фестивален Алан авыл җирлеге үзешчәннәре башлап җибәрде. 5 февраль көнне район мәдәният йортында узган концерт кәефне күтәрә торган позитив чара булып истә калды. Фестиваль кысаларындагы тәүге концерт булса да, аны һич кенә дә төерле булды диясе...
Районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан игълан ителгән "Туган җирем - Теләче" сәнгать фестивален Алан авыл җирлеге үзешчәннәре башлап җибәрде. 5 февраль көнне район мәдәният йортында узган концерт кәефне күтәрә торган позитив чара булып истә калды. Фестиваль кысаларындагы тәүге концерт булса да, аны һич кенә дә төерле булды диясе килми. Киресенчә ачык төсләргә бай концерт иде ул.
Концертның пролог өлеше сөенечләрдән генә торды дисәң дә була. Йомырка тәгәрәтү, теләкләр әйтү, сабанга әзерләнү фольклор күренешләре Галиҗәнәп-Икмәккә мәдхия булып яңгырады. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, узган ел бу төбәк халкы бөртеклеләрнең һәр гектарыннан мул уңыш җыеп алып, район хуҗалыклары арасында беренче урынга чыкты. Чыннан да, Алан җирлеге үзешчәннәренең Икмәк турында зурлап сөйләргә тулы хакы бар. Шуңа да алар Теләчебезнең олугъ юбилеена бүләк итеп тормышыбыз нигезе булган Икмәк пешереп алып килгәннәр. Бик тәэсирле мизгелләр иде бу.
Фольклор күренешләрдән соң сәхнә "Көмеш телле гармуным" ансамбленә бирелде. Әлеге ансамбльнең дә чыгышы зур алкышларга күмелде. Дөрес, ансамбль әгъзаларының күбесе өлкән буын кешеләре. Алар үз чорында тальян гармун белән яшьтәшләрен солдатка озатканнар, туй мәҗелесләрендә, кичке уеннарда кунакларның, яшьтәшләренең күңелләрен ачканнар. Аерым башкаручылардан Гөлсем Биккинина, Илнар Хәсәнов, Рәшит Гайнетдинов, Сиринә Исмәгыйлева, Әхмәт Хаҗиев, Габдулла Сөләйманов, Сәлимә Галиәхмәтова, Гүзәлия Кәримова, Дилүс Хәбибуллин, Миндияр Шәймәрданов, Илнар Рәшитов, Айнур Каюмовларның да чыгышлары тамашачыларның күңеленә хуш килде. Соңгы дүрт егетне Алан төбәгенең мактанычы, горурлыгы дияргә мөмкин. Көчле тавышлы, моңлы әлегедәй дүрт яшь җырчы егет бер җирлектә дә юк. Ә Алан урта мәктәбе укытучыларыннан торган хорны һәм халык уен кораллары оркестрын аланнарның яңа табышы дисәк һич ялгыш булмас. Илзирә Шәйхетдинова белән Әмир Антонов тарафыннан башкарылган парлы бию тамашачылар мәхәббәтен яулап алды.
Әлбәттә, иң истә калганы "Ядкарь" фольклор ансамбле иҗат иткән "Аулак өй", "Умырзая" фольклор төркеме күрсәткән "Сөлге җыю" күренеше, гомуми көч белән эшләнгән "Кунаклар хөрмәтләү" музыкаль -хореографик композицияләре булды. Болары бер сулыш белән каралды. Тамашаларның артында клуб берләшмәләре җитәкчеләре Фәния Хәсәнова, Гөлүсә Әхмәтова һәм Рәйхана Антоноваларның һәм үзешчәннәрнең биниһая зур хезмәте ята.
- Фестивальдә беренче булып чыгыш ясау өстәмә авырлык һәм җаваплылык тудыра. Шуңа да карамастан, тырышкансыз, җиренә җиткереп бер дигән концерт программасы әзерләп алып килгәнсез. Беренче булып чыгыш ясап, беренче урынны алып кайтып китмәгәегез, - дип белдерде уенын-чынын бергә кушып, концерт азагында аланнарны иҗат уңышлары белән котлаган район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 май 2022 - 17:13Яңа төр, тәүге ярыш Бүген, ягъни 21 май көнне, “Батыр” спорт комплексында спортның Абсолют Реаль сугыш төре буенча ачык турнир булып үткәнен хәбәр иткән идек.9300
-
21 май 2022 - 16:29«Батыр» спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган реаль көрәш буенча ачык турнир булып узды Бүген, ягъни 21 май көнне «Батыр» спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган реаль көрәш буенча ачык турнир булып узды.10200
-
21 май 2022 - 13:28Хезмәтне саклау таләпләренә өйрәтү һәм белемнәрен тикшерү буенча укулар узды 20 май көнне район мәдәният йортында мәгариф, хастаханә, мәдәният, спорт оешмалары, китапханә хезмәткәрен хезмәтне саклау таләпләренә өйрәтү һәм белемнәрен тикшерү буенча укулар узды.8100
-
21 май 2022 - 09:17Алдынгы механизаторларга премияләр билгеләнде Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 16 майга алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге механизаторлар соңгы биш көндә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.18800
-
21 май 2022 - 09:15Эч катуны кефир белән груша бетерә Алма. Олы йомышны җайга салу өчен, клетчаткага бай ризыклар ашарга киңәш ителә. Алмада исә эрүче клетчатканың аерым төре – пектин бар. Ул эчне йомшартырга ярдәм итә дә инде.8200
-
21 май 2022 - 09:12Ялларда Татарстанда җепшек кар көтелә Татарстанда шимбә һәм якшәмбедә салкынча һава торышы саклана, төнлә яңгыр явачак һәм кырау төшәчәк.12700
-
21 май 2022 - 09:09Россельхозцентр Татарстана пояснил, как эффективно бороться с болезнями озимых зерновых культур и избежать потерь урожая Специалисты «Россельхозцентра» Татарстана оценили состояние сельскохозяйственных культур в республике на 19 мая 2022 года. За неделю выборочно обследованы посевы озимых культур на площади 16,6 тыс. га (всего обследовано нарастающим итогом 130,7 тыс. га).8300
-
20 май 2022 - 16:12Үзаңыбыз түбән, ташлыйбыз… Республикада, шул исәптән районда да, санитар чистарту икеайлыгы бара. Шушы уңайдан район үзәге Теләчедә, авыл җирлекләрендә әледәнәле өмәләр, санитар чаралар үткәрелеп тора22300
-
20 май 2022 - 14:30Күп вакыт кирәкми “Август- Теләче” ширкәте районыбызда уңышлы гына эшләп килә. Ширкәт җитәкчелеге үзенең хезмәткәрләрен дә даими рәвештә кайгыртып тора.18601
-
20 май 2022 - 13:27Шаулый урман шул вакытта... Әйләнә-тирәбездә сокланып карап туймаслык матурлык, сулап туймаслык саф һава, әйтеп-сөйләп бетерә алмаслык гүзәл тормыш. Бар җиһаннан яз исе бөркелә. Яз көне табигать безнең тарафтан тәрбия көтә. Тирә-яктагы чисталыкны булдыру, өмәләр оештыру күңелле эшләр. Ләкин бу тормышта ак та, кара да булган кебек, күңелсез гамәлләр кылучы адәм балалары очрый тора. Ә безнең, тәрбиячеләрнең төп максаты - табигатькә мәхәббәт тәрбияләү эшен кечкенәдән башлау.11700
-
20 май 2022 - 09:23Әби –бабаларыбызның йолаларын саклый белик 2022 ел- Россиядә мәдәни мирас елы. уңаеннан, план нигезендә, 18 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдният хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән тәрбия сәгате үткәрделәр.11400
-
20 май 2022 - 08:20Роберт Галиев музеена экскурсия 18 май - Музейлар көне уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балалар белән Максабаш авылы мәдәният йортында урнашкан Роберт Галиев музеена экскурсия оештырдылар.19700
-
20 май 2022 - 08:14Бакча җиләгенең яфрагы нигә кызара? Бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавабы:12000
-
19 май 2022 - 06:32Пионерлар көне белән!
-
18 май 2022 - 08:11Халыкара музейлар көне.
-
21 май 2022 - 19:50Әлеге зур чарада район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә районыбыз делегациясе дә катнаштыБүген Болгар музей-тыюлыгында "Изге Болгар" җыены узды.3100
-
21 май 2022 - 09:204300
-
18 май 2022 - 15:24Галстуклы еллар - күңел түрендә Үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасы төзелүгә 100 ел.49500
-
18 май 2022 - 14:06Теләчелеләр изге гамәлдән читтә калмады 18 май көнне Теләче авылының Ленин урамында Республикабызның кан алу үзәге эшләде. Һава торышы яңгырлы булуга карамастан, райондашларыбыз иртәдән чират алды.37400
-
18 май 2022 - 16:40Был проведен урок для старшеклассников по избирательному праву В целях повышения правовой и политической культуры, электоральной активности молодежи Тюлячинского района Республики Татарстан в рамках мероприятий, посвященных Дню молодого избирателя 18 мая 2022 года на базе Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан членами территориальной избирательной комиссии Тюлячинского района РТ и участковой избирательной комиссии № 2669 был проведен урок для старшеклассников по избирательному праву.30100
-
20 май 2022 - 08:17Иң җитезләр ачыкланды 19 май көнне, “Дулкын” йөзү бассейнында Алмаз Шамил улы Борһанов иганәсенә 2007, 2008, 2009, 2010, 2011, 2012, 2013, 2014 нче елларда туган малайлар, 2008, 2009, 2010, 2012, 2013 һәм 2014 нче елларда туган кызлар арасында йөзү ярышлары булып үтте.29000
-
18 май 2022 - 15:32Ветераннар белән киңәшләштеләр Ветераннар оешмасы районда билгеле бер урын тота. Район ветераннары җәмәгать эшләрендә, бәйгеләрдә теләп катнаша. Район ветераннар оешмасы бинасында узган чираттагы җыелышта район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, аның урынбасары Айрат Фатхуллин да катнашты.27900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика