12 февраль 2016 яңалыклары
-
Татарстан теннисчылары Россия алтынын яулады
Татарстан спортчылары Россиядә янә үз көчен күрсәтте. Республиканың өстәл теннисы буенча җыелма командасы 8-14 февральдә Сочида узучы Россия чемпионатында команда исәбе белән "алтын" яулады. "Юг Спорт" спорт комплексында үткән ярышларда Россиянең барлык федераль округларыннан 16 ир-егетләр һәм хатын-кызлар командалары катнашты. 128 спортчы аерым һәм парлы разрядларда медальләр өчен көч сынашты....
-
Казанда бадминтон буенча Европа чемпионаты уза
16-21 февраль көннәрендә Казанның Гимнастика үзәгендә ир-атлар һәм хатын-кыз командалары арасында бадминтон буенча Европа чемпионаты, шулай ук 15 яшькә кадәргеләр өчен Европа беренчелеге уздырыла. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасындагы әлеге чемпионат Рио-де-Жанейродагы Уеннар алдыннан спортчыларга Олимпиада лицензиясе алу өчен кирәкле очколар тупларга булышачак соңгы зур турнирларның берсе булачак. Бадминтон буенча әлеге...
-
“Туган җирем – Теләче” фестивалендә Баландыш авыл җирлеге дә чыгыш ясады
Узган атнада районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан игълан ителгән "Туган җирем - Теләче" дип исемләнгән халык иҗаты фестивале башланып китте. Район мәдәният йортында икенче булып Баландыш авылы җирлеге чыгыш ясады. Концерт җыр - биюгә бай булды. Туган төбәген яратучы үзешчәннәрнең җырлары да Баландышка багышланды. Күңелләргә үтеп керерлек гармун...
-
“Туган җирем – Теләче” сәнгать фестивален Алан авыл җирлеге үзешчәннәре башлап җибәрде
Районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан игълан ителгән "Туган җирем - Теләче" сәнгать фестивален Алан авыл җирлеге үзешчәннәре башлап җибәрде. 5 февраль көнне район мәдәният йортында узган концерт кәефне күтәрә торган позитив чара булып истә калды. Фестиваль кысаларындагы тәүге концерт булса да, аны һич кенә дә төерле булды диясе...
-
12 февральдән Кариев театры Саба районына гастрольгә китә
Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 12-20 февральдә Саба районында иҗат сәфәрендә була. Саба тамашачыларына бу театр сезонының премьерасы - "Кичер мине, әнкәй!" (Рабит Батулла), ә балаларга Татарстан ЮХИДИ идарәсе белән берлектә әзерләнгән "Супер-Светофор" (Аманулла) спектакльләре тәкъдим ителә, ди ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. Спектакльләр Тимершык, Сабаның Ш.Биктимеров...
-
Бакчачы киңәшләре. 11 февраль эфиры тапшыруының язмасы
Сезнең игътибарга быелгы бакчачылык сезоны башланып китүен истә тотып әзерләнгән "Бакчачы киңәшләре" тапшыруының язмасын тәкъдим итәбез. Тапшыру "Теләче" радиосы эфирына 11 февраль көнне чыкты. Тапшыруны эфирга Алсу Җиһаншина әзерләде һәм алып барды.
-
"Шигъри тәлгәшләр". Миңнөгел апа Хуҗиәхмәтованың китабы турында тапшыру
Сезнең игътибарга "Шигъри тәлгәшләр" сәхифәсенең чираттагы тапшыруын тәкъдим итәбез. Тапшыру "Теләче" радиосы дулкыннарында шушы көннәрдә яңгырап үткән иде, һәм хәзер күпсанлы сорауларны истә тотып тапшыруның язмасын сайтыбызга да урнаштырабыз. Әлеге тапшыруда сүз Олы Мәтәскә авылында яшәп хәзер инде бакыйлыкка күчкән Миңнөгел апа Хуҗиәхмәтованың китабы турында барыр. Тапшыруны эфирга Рәфилә Шәмсетдинова...
-
Юлларда ун көн эчендә 90 һәлакәт булган
Мәсәлән, 10 февральдә генә дә Татарстан юлларында кеше сәламәтлегенә зыян китергән 10 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Юлдагы күңелсез хәлләр аркасында 1 кеше һәлак булган һәм 10 кеше төрле тән җәрәхәте алган. Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре кичә руль артына аек булмаган хәлдә утырган 11 йөртүчене тоткарлаган. Моннан тыш, рөхсәт ителмәгән урында каршы як...
-
5 февральдә Үзәк урта мәктәбендә “Ел укытучысы – 2016” конкурсының район этабы булды
5 февраль көнне Үзәк урта мәктәбе базасында республиканың "Ел укытучысы - 2016" конкурсының район этабы булып узды. Конкурста район мәктәпләреннән 15 укытучы катнашты. Конкурсантлар арасында беренче урынны Үзәк урта мәктәбенең инлгиз теле укытучысы Лилия Мортазина яулады. Икенче урынны Сауш урта мәктәбенең физкультура укытучысы Илнур Зәйнуллин белән Шәтке урта мәктәбенең информатика...
-
Районыбызның күренекле кешесе Барый Хәлил улы Хәлиловның тормыш юлы турында
6 февраль безнең гаилә өчен әһәмиятле көн. 1941 нче елның нәкъ шушы көнендә Шәтке авылында минем бабам - Барый Хәлил улы Хәлилов туган. Бу чор вакыйгалары безнең илебез халкы өчен ифрат дәрәҗәдә мәрхәмәтсез булуы турында әйтеп тормыйм, барыбыз да яхшы беләбез. Илебезне чорнап алган сугыш газаплары бабамның әтисен дә читләтеп...
-
10 февраль көнне Теләчедә эшмәкәрләр өчен семинар-киңәшмә булып узды
2016 елның 10 феврале көнне район администрациясенең актлар залында ТР экология һәм табигый ресурслар Министрлыгы, салым органнары, пенсия фонды, статистика органнары һәм Теләче муниципаль районы администрациясе вәкилләре белән берлектә урта һәм кече эшмәкәрек белән шөгелләнүче райондашларыбыз өчен семинар-киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә хисап бирү тәртипләрендә нинди үзгәрешләр булганлыгы турында мәгълүмат бирелде, социаль...
-
3 февральдә Түбән Саурыш башлангыч мәктәбендә өстәмә белем бирү педагогларының семинары булды
3 февраль көнне Түбән Саурыш башлангыч мәктәбе базасында өстәмә белем бирү педагогларының семинары булып үтте. Өстәмә белем бирү педагогы Люция Заһид кызы Сәхәбиева "Шәфкатьлелек бизи кешене" дип исемләнгән темага "Гарәп теле графикасы" түгәрәгенә йөрүче укучылар белән ачык дәрес һәм "Туган авылым хатирәләре" темасына класстан тыш чара уздырды. Шулай ук өстәмә...
-
Татарстанда февраль белән ау сезоны да төгәлләнә
Татарстан Президенты шул хактагы указны имзалады. Февраль төгәлләнү белән Татарстанда тиен, чәшке, янут этләргә, сусар һәм көзәннәргә ау сезоны ябыла. Куяннарны аулау 15 гыйнварда, суда йөзүче, сазлык-болын киек кошларына, бүдәнә, күгәрчен һәм урман күгәрченнәренә - 15 ноябрьдә, көртлек һәм тәлләтәвечкә ау - 31 декабрьдә үк туктатылган иде. Интертат