Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Туган телләр язмышы турында сөйләштеләр

Бүген, ягъни 25 февраль көнне, район хакимиятенең кече утырышлар залында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашында түгәрәк өстәл узды.

Анда  Казан арты районнарының башлыклары, әлеге районнарның башкарма комитет җитәкчеләре урынбасарлары, мәгариф һәм мәдәният бүлеге җитәкчеләре чакырулы иде.

Эшлекле сөйләшүгә кадәр районыбыз кунаклары Теләче авылының 2 нче номерлы “Кояшкай” балалар бакчасында, Теләче урта мәктәбендә булып, биредә милли белем һәм тәрбия бирүнең үрнәкләре белән таныштылар. Аннары, “Батыр” спорт комплексында милли көрәш буенча РСФСРның спорт остасы, районыбызның танылган фермеры Сәгыйть Гыйниятуллин призына үткәрелүче татарча көрәш ярышларын ачу тантансында катнаштылар. 

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар, соңрак, район мәдәният йортында булып  иҗади күргәзмәләр белән таныштылар, шунда ук аларны өчен фольклор коллективларының,  гармунчылар һәм район Сәнгать мәктәбе каршында эшләп килүче халык уен кораллары ансамбленең чыгышлары каршы алды. Район мәдәният йортының тамашалар залында исә “Халыклар бердәмлеге” дип аталган музыкаль - хореографик композиция тәкъдим ителде.

Түгәрәк өстәлдә Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Арча районы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина, Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитетының  “Социаль-мәдәни өлкә” үзәге башлыгы Рәхимә Рәшитовалар чыгыш ясады.  

Азактан ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов йомгаклау сүзе белән чыкты.

Фәнил Нигъматҗанов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев