Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Тынычланырга ярамый. Экстермизмга юк!

23 ноябрь көнне район Советының утырышлар залында терроризмга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган утырышның көн тәртибендә алты мәсьәлә каралды. Әлеге көн тәртипләре буенча утырышта район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Алия Сабирова,  балигъ булмаганнар белән эшләү инспекциясе инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Искәндәр Моталлапов, “Форпост” оешмасы җитәкчесе Рөстәм Сәйфетдинов, Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Ранис Галимуллин, Саба районы ведомстводан тыш сак хезмәте җитәкчесе Дамир Сафиуллин, район миграция пункты җитәкчесе Айнур Зиннәтуллин, “Олимп” яшьләр үзәге белгече Айгөл Имамиева чыгыш ясады. Утырышта йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов чыкты. Ул авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп: ”Районда терроризм һәм экстремизм белән бәйле вакыйгаларның теркәлгәне юк. Әмма шуңа да карамастан, тынычланырга ярамый, бу мәсьәләдә һәрвакыт уяу булырга кирәк. Таләпләр һәркайсыбыз өчен дә бер. Күптән түгел Кукмарада булган хәлләр, бездә яки күрше районнарда булмас дип гарантия бирә алмый. Аеруча авылларыбызга кайтучы-китүче кешеләргә сак карыйк, күченеп кайтып, төпләнеп яшәүчеләр арасында да төрле холыклы һәм ниятле кешеләр бар. Андыйларны контрольдә тоту зарур. Бигрәк тәүсеп килүче буынны күздән ычкындырмаска кирәк. Алар көн дәвамында ни белән булса да шөгыльләнеп, әйтик, үзешчән сәнгать, спорт, техник түгәрәкләргә йөреп, җәмгыятькә файдалы кеше булып үсәргә тиешләр. Үзебезнең һәм якыннарыбызның гомерен саклыйк!” - дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X