1 июньдә «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында бүләкләү тантанасы булды.
Уку елы башында Татарстанда "Укучының мәдәни көндәлеге" мәдәни - белем бирү проекты старт алды. Безнең районның башлангыч сыйныф укучылары мавыктыргыч проектта актив катнаштылар. Ә җиңүчеләр Казан шәһәренә бүләкләүгә чакырылган иде.
1 июньдә «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында бүләкләү тантанасы булды. Дипломнар һәм бүләкләр Теләче районы укучылары: Вәлиәхмәтова Зәйнәп, Гобәйдуллина Азалия, Нигъмәтҗанов Данияр, Антонова Латифа, Нуруллина Ралина алдылар.
Тантаналы чара программасында бик күп кызыклы нәрсәләр булды: интерактив уен, китап күргәзмәсе, иң яхшы мәдәни көндәлекләрне күрсәтү. Бәйрәм «Правильное МЫШление» спектакле белән тәмамланды. Әкият геройлары белән очрашудан бик күп тәэсирләр калды. Балалар бик канәгать калдылар.


Нет комментариев