Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Урак - 2020

Хуҗалыкларда борчак ектылар (Районыбыз басуларында чын мәгънәсендә 2020 урагы башланды дияргә була)

 

23 июль көнне җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәте игенче-механизаторлары районда иң беренчеләрдән булып урып-җыю эшләренә кереште, халыкчан итеп әйтсәк, “уракка төштеләр”. Әлеге авыр, катлаулы, әмма игелекле эшне 55 гектарлы борчак басуында “Магдон” комбайнында эшләүче Халик Ситдыйков белән “ЕС - 1” комбайнын иярләүче Мәүлетҗан Хәбибуллин  башлап җибәрде. Алай гына да түгел, шимбә-ял көннәрендә алар симәнәгә салыначак 100 гектарлы көзге бодай басуын да теземнәргә салып өлгерделәр. Аннары, арыш мәйданнарын егарга керештеләр. 24 июль көнне без ширкәтнең баш агрономы  Фәрит Гарифуллин белән комбайнчыларның хезмәте белән танышып кайттык.  

Борчакка килсәк, җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәтендә аның  “Ларис” сорты белән “Усатый” сорты игелгән. 55 гектар мәйданда, Петровск авылы янында игелгән  “Ларис” сорты арадашчылар аша кибет киштәләренә җибәрелсә, Сауш кырларында үстерелгән”Усатый” сорты терлекләр өчен бер дигән азык булачак. Халик әфәнде теземнәргә сала торганы бүгенге фаразлар буенча гектарыннан 25 центнер уңыш вәгъдә итә. Комбайнчының эшенә тел-теш тидерерлек түгел. Бик пөхтә ура. Шулай булмыйни, тәҗрибәле комбайнчы районыбыз басу-кырларын беренче елын гына  иңләми. Озак еллар ул “Нива” комбайнында эшләде, йөзләгән гектар мәйданнарны теземнәргә салды,  чылбырлы трактор белән чәчү чәчте. Соңгы елларда исә чит ил техникасын - “Магдон” комбайнын иярли. Хезмәт тәҗрибәсе зур, эшен җиренә җиткереп, югары сыйфат белән башкарганга күрә аңа шушы замана техникасын ышанып тапшырганнар.

тулырак бу хакта газетабызның алдагы саныннан таныша аласыз

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев