Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Узарасалым нигә халыкны борчый соң?…

Район прокуроры исеменә авыл жирлекләре башлыкларыннан зарланып мөрәҗәгать итү очраклары бар.

Әйтик, шуларның берсендә үзарасалым буенча шактый гына сораулар, канәгатьсезлекләр белдереп сөйлиләр. Мәсәлән, "референдум дип акча җыялар, җыелыш җыеп нәрсәгә тотыласын аңлатмый, түләмәсәгез штраф салабыз дип куркытып йөриләр" дип, авыл җирлеге башлыгыннан зарланганнар. Бу сораулар буенча Теләче районы прокуроры Нурия Сабирҗанова аңлатып китә.

"2003нче елның 6 октябрендә кабул ителгән № 131-ФЗ "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында"гы (үзгәртелгәне һәм тулыландырылганы белән) Федераль законның 56нчы маддәсендә каралганча, гражданнарга үзарасалым чыганаклары дип, җирле аhамияткә ия булган конкрет мәсьәләләрне хәл итәр өчен җыела торган бер тапкыр түләүләр атала. Гражданнарга үзарасалым тәртибендәге түләүләр размеры муниципаль берәмлектәге барлык халык өчен тигез күләмдәге абсолют берәмлек белән билгеләнә. Дөрес, гомуми саны муниципаль берәмлек халкының 30 процентыннан да күп булмаган аерым категория гражданнары өчен түләүләр размеры киметелергә мөмкин. Бу сораулар "2003нче елның 6 октябрендә кабул ителгән № 131-ФЗ "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында"гы (үзгәртелгәне һәм тулыландырылганы белән) Федераль законның 25 .1-нче маддәсендә каралганча, халык җыенында да (сход граждан) каралып хәл ителә. Гражданнарга бер тапкыр түләүләрне кертү hәм ул түләүләрне куллану мәсьәләләре җирле референдумда (халык җыенында) хәл ителә.

Гражданнарга үзарасалым чыганаклары җирле бюджетның үз керемнәренең берсе булып тора. Бу күзлектән караганда, алар бюджетка салымныкы булмаган керемнәр булып исәпләнергә мөмкин. Җирле бюджет керемнәре арасында мөстәкыйль чыганак булып торалар, ирекле хәйриячелектән аерылалар. Үзарасалым формасында кертелгән түләүләрнең критерийлары: бер тапкыр түләнә, ягьни салым түләүне даими тәртипкә яки берничә срокта түләүгә калдырырга ярамый. Әлеге түләүләр бары билгеле муниципаль берәмлек территориясендә (димәк узара салым чыганаклары чит ил гражданлыгы булмаган затлар, шулай ук юридик затларга кагылмый) яшәүче РФ гражданнарына гына кагыла; максатчан характерда, ягъни референдум (яки халык җыенында) каралучы җирле әhәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итәр өчен җыела; түләү размеры абсолют берәмлектә билгеләнергә, ягьни ныклы суммада (мәсәлән, 500 сум), ә алган керемнән яки башка төр икътисадый күрсәткеченең процентлары булырга тиеш түгел; түләү күләме барлык түләүчеләр өчен бертөрле; аерым гражданнарга түләү күләмен киметү мөмкинлеге каралган.

Гражданнарга үзарасалым җирлек территориясендә җирле референдумда кабул ителгән карар нигезендә генә кертелә. Референдум үзара салым буенча түләүләр размерын hәм җирле әhәмияткә ия булган, аларны хәл итүгә тотылучы җыелган акчалар буенча конкрет мәсьәләләрне раслый. Үзарасалым тәртибендәге түләүләр размеры җирлектәге барлык гражданнар өчен бертигез булган абсолют берәмлектә (аерым категория гражданнардан тыш) билгеләнә. Тавыш бирү нәтиҗәләре hәм җирле референдумда кабул ителгән карар район газетасында рәсми бастырылу юлы белән халыкка җиткерелергә тиеш. Җирле референдумда кабул ителгән карар аны рәсми бастырган вакыттан үз көченә керә. Үзарасалым урнаштыру турындагы референдум карары җирлектәге барлык гражданнар өчен үтәлүе фарыз булып тора. Үзарасалым өчен түләү референдум узганнан соң бер айда түләнә. Ул 18 яше тулган, яшәү урыны җирлек территориясендә урнашкан җирле референдумда катнашуына hәм тавыш бирү вакытындагы мөнәсәбәтенә карамастан, барлык гражданнар тарафыннан түләнә. Дөрес, искәрмәләр булырга мөмкин, мәсәлән, беренче hәм икенче төркем инвалидлар, Бөек Ватан сугышы hәм хәрби xәpәкәт ветераннары, Бөек Ватан сугышында hәм хәрби xәpәкәттә катнашучыларның тол хатыннары, күп балалы гаиләләр, көндезге бүлектә укучы студентлар, әмма аларның саны җирлектәге гомуми халык санының 30 процентыннан артык булырга тиеш түгел. Ул җирлек башкарма комитетының банк реквизитларын үз эченә алган, шулай ук түләү тәртибе турындагы мәгълүматы булган рәсми xәбәp нигезендә түләнә. Үзарасалымнан алынган акча чыганаклары җирлек башкарма комитетының шәхси счетына керә.

Мондый мөрәҗәгатьләрнең барлыкка килүенең төп сәбәпләренең берсе - кайбер авыл җирлекләрендәге вазыйфаи затларның, бигрәк тә башлыкларның, халык белән турыдан-туры очрашып аңлату эшләрен алып бара белмәүләре яки җиренә җиткереп бетермәүләре, яисә аңлатырга теләмәүләре, җирле халык белән киңәшеп-фикерләшеп эшләмәүләре. Әйтик, шул ук үзарасалым акчасының нәрсә өчен, күпме күләмдә җыелуын, тәртип рәвешендә аның нинди максатларга тотылуын, ышанмаучылык барлыкка килгән очракта, җирле халык вәкилләреннән торган комиссия төзеп эш барышын күзәтчелек итеп баруны оештырып, аңлату эшләре алып барылган булса, ризасызлык белдереп, җыелган акчаның максатчан рәвештә тотылуына шикләнеп-икеләнеп прокурорга мөрәҗәгать юнәлтелмәс иде.

Уздырылган очрашуларда канәгатьсезлек белдереп мөрәҗәгать иткән кешеләр үзләре дә катнашсын иде. Халкыбыз ул акчаны җыю карарын максатчан кабул итә, әйтик, күперләр төзү өчен, чишмәләр, юллар салу өчен. Авыл халкына кирәкле булган мең төрле эшләр башкарып чыгарга була бит. Чөнки җыелган акча күләменә дәүләт тарафыннан дүрткә тапкырланып кайткан акчага авыл җирлекләрендә күпме файдалы, кирәкле эшләр башкарып, халкыбызның тормышын, көнкүрешен җиңеләйтер идек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев