Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Узган елгы хезмәткә нәтиҗә ясалды

Бүген, ягъни 16 гыйнвар көнне, район Советының утырышлар залында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең 2021 елда авыл хуҗалыгы өлкәсендә һәм узган елның декабрь аенда терлекчелек тармаганда куйган эшчәнлекләренә нәтиҗә ясалды.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре, ферма мөдирләре, бухгалтерлар,крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары чакырулы иде. Киңәшмәдә алда тәгаенләнгән темаларны яктыртып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гариповлар чыгыш ясады. Йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов чыкты. Азактан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән килешүдәге йөкләмәләрне үтәгән  авыл хуҗалыгы предприятиеләре,  крестьян-фермер хуьалыклары җитәкчеләренә Дипломнар тапшырылды.

Киңәшмәдә республиканың “ЭЛИТА” төп нәсел  предприятиесе” акционерлык җәмгыяте директоры Илсур Закиров катнашты һәм ул үзе җитәкләгән җәмгыятьнең эшчәнлеге белән таныштырып чыгыш ясады. Аның тарафыннан Низамов М.Х. крестьян-фермер хуҗалыгы, җаваплылыклары чикләнгән “Алан” һәм “Игенче” ширкәтләре җитәкчеләренә хезмәттәшлек итү сертификатлары тапшырылды.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев