Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Узган тәүлектә Татарстанда 32 кеше коронавирус йоктырган

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 263700 кеше коронавирустан вакцинация узган.

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясен йоктыруның 32 яңа очрагы теркәлгән. Алар чирне авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«16 кеше хастаханәгә салынган, 16 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 14 кеше ковид йоктырган. Чаллы шәһәрендә коронавирус йоктыруның 7 очрагы ачыкланган, Нурлат һәм Спас районнарында өчәр кеше вирус йоктырган. Лаеш районында ике очрак, Түбән Кама, Питрәч һәм Чистай районнарында берәр очрак теркәлгән.

Республикада статистика алып барыла башлаганнан алып, «коронавирус инфекциясе» диагнозы 20670 тапкыр куелган. Татарстанда 17 670 кеше (узган тәүлектә — 25 кеше) коронавирустан терелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 263700 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 183400 кеше вакцинаның ике дозасын да алган, ә бер көндә 3462 кеше ковидка каршы прививка ясаткан. 

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев