Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

«Вакцинациядән соң балага узып булмый» дигән имеш-мимешкә танылган табиб җавап биргән

Роспотребнадзор да бу сорауга ачыклык керткән.

Мәскәүдә коронавирусны дәвалаучы төп хастаханәләрнең берсе булган Коммунаркадагы хастаханәнең баш табибы Денис Проценко Инстаграмда уздырган туры эфирында коронавирустан ясала торган вакцинаның балага узу сәләтенә тәэсир итүе турында имеш-мимешләрне кире каккан.

«Бу спекуляция», — дигән ул. Вакцина кешенең репродукция системасына берничек тә тәэсир итми, дип белдергән табиб.
Медик аңлатуынча, коронавируска каршы чаралар моңарчы кулланылган технологияләр нигезендә эшләнгән.

«Без полиомиелиттан прививка ясаткан кешеләр, әмма кешелек дөньясы нәселсез калмаган. Вакцина ясаткач балага узып булмый дигән сүзне дәлилли торган бернинди факт та юк», — дигән табиб.

Аңа кадәр Роспотребнадзор да бу мәсьәләгә ачыклык кертте. Препаратлар нәсел калдыруга тәэсир итү ягыннан тикшерелгән. Зыян ачыкланмаган, дигәннәр ведомствода. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев