Васил Гарифуллин: Гаиләм - зур терәгем
Галим, филология фәннәре докторы, профессор Васил ГАРИФУЛЛИН һәр студентын исемләп белә, борчыган проблемаларны чишәргә тырыша, хәлгә керә, кешелекле, гадел, ихлас ул. Татар массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүчеләрнең шактые — аның мәктәбен узган кешеләр. 1 октябрьдә Васил абый 60 еллык юбилеен каршылады.
— Васил абый, Сез — Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендә милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире. Журналистикага укырга килүчеләр күпме?
— 1960 еллардан башлап, университетның журналистика бүлеге төрлечә аталды. Аерым факультет та булды, хәзер институт эчендәге Югары мәктәп дип йөртелә. Белгечләрне дүрт юнәлеш буенча әзерлибез: журналистика, телевидение, җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм реклама, медиакоммуникацияләр юнәлеше. Журналист булырга теләүчеләр елдан-ел арта. Бу юнәлеш буенча 520 дән артык студент белем ала. Быел 115 кеше кабул иттек. Күбесе коммерция бүлегендә укый. Татар журналистикасы профиле буенча I курста 14 студент белем ала. Быел федераль бюджеттан 7 урын бирелгән иде, барысын да татар журналистикасы бүлегенә алуга ирештек. Биредә авылдан килгән яшьләр күп укый, араларында социаль ярдәмгә мохтаҗ булганнары да бар. Моннан тыш максатчан программалар эшли. Соңгы елларда, бюджет урыннары кимү сәбәпле, эш бирүче партнерларыбызга мөрәҗәгать иттек. 2018 елда беренчеләрдән булып “Татарстан-Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе безнең белән хезмәттәшлек итә башлады. Алар, “Әйдә, ТНВга!” дигән конкурс игълан итеп, мәктәп укучылары арасыннан сәләтле балаларны журналистика бүлегенә сайлап алды. Әнә шул рәвешле “ТНВ” үзе өчен кадрлар әзерләү хәстәренә кереште, киләчәктә үзләрендә хезмәт итәчәк студентларны тулаем үз хисапларына укытырга тотынды. Әлеге адымны Татарстан Президенты да хуплады, нәтиҗәдә шул ук елны “Татмедиа” агентлыгы белән берлектә максатчан программа буенча белем алачак тагын ун бала сайлап алынды. Мондый грантлар дәвамлы булып чыкты. Быел, мәсәлән, “Шаян ТВ”да шөгыльләнүче яшьләрнең тагын икесе “ТНВ” хисабына укырга керде. Әмма шуны әйтәсем килә: партнерлардан ярдәм сорау яисә федераль бюджеттан урыннар көтү — вакытлы күренеш кенә. Милли кадрлар әзерләүдә максатчан хөкүмәт сәясәте булырга тиеш дип саныйм.
— Журналист булыр өчен укырга кирәк түгел, дигән сүзләрне ишетергә туры килә.
— Журналист булыр өчен махсус укырга кирәк. Профессиональ журналист күп предметларны тирәнтен белергә тиеш. Телевизион журналистикада ниләр генә юк: монтаж, верстка, дизайн... Милли журналистикада эшлисең икән, син телне, тарихны, әдәбиятны, мәдәниятне тирәннән белергә бурычлы. Журналистлар әзерлибез дип, хәзер башка институтлар да үз проектларын тәкъдим итә. Әмма алар журналист дипломы бирми. Журналистика юнәлешендә белем алганда, укуны практика белән аралаштыру мөһим. Аллага шөкер, Россия күләмендә дә зур уңышка ирешкән журналистлар — профессиональ белем алган шәкертләребез. Алар белән тыгыз элемтәдә торабыз.
— Шәхси тормышыгыз турында да сөйләшик әле. Баянда моңлы уйный идегез. Бу шөгыльгә вакыт каламы?
— Баянны кулга алгалыйм, күбрәк үзем өчен уйныйм. Бу — күңелемне юата торган бер чара.
— Туган ягыгыз — Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылына кайтып йөрисезме?
— Туган якка кайткалыйбыз. Ешрак хатыным ягында — күрше Олы Кибәхуҗа авылында булабыз. Авыл халкы белән якыннан аралашам. Сыйныфташлар белән элемтәдә торабыз. Туган нигезне онытырга ярамый.
— Буш вакытыгыз ничек уза?
— Төп юанычыбыз — өч оныгыбыз. Өчесе дә кызлар. Аларга куанып яшибез. Оныкларны татарча тәрбияләргә тырышабыз. Вакыт булганда, бакчада эшлим. Фәнни мәкаләләр язарга тырышам.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев