Ветераннарга акчалата ярдәм күрсәтеләчәкме?
9 Майга кадәр әлеге ярдәмне алу тәртибенең шартлары да бар.
Без кабат Җиңү көнен каршы алырга әзерләнәбез, сугыш ветераннарына бүләкләр әзерлибез. Мөгаен, бүгенге вазгыятьтә аларны иң кызыксындырганы — Россия Президенты Владимир Путин 2019 елда кул куйган 186 нчы боерык нигезендә ел саен бирелә торган акчалата ярдәмдер. Әйтергә кирәк, мондый ярдәмнең күләме быел да үзгәрмәде: 10 мең сум тәшкил итә.
9 Майга кадәр әлеге ярдәмне алу тәртибенең шартлары да бар. Бу исемлеккә керер өчен сугыш ветераны беренче чиратта Россия гражданины булырга тиеш. Чит ил кешеләренә, хәтта Россиядә яшәсәләр дә, гражданлык булмаса, бу ярдәм күрсәтелми. Бары тик Балтыйк буе илләре — Эстония, Литва, Латвиядә яшәүчеләргә генә искәрмә ясала. Бу очракта Россиядә яки шушы республиканың берсендә яшәсәләр, алардан Россия гражданины булу таләп ителми. Тик алар үзләрендә яки чит ил дәүләтләре территорияләрендә сугышчан хәрәкәтләрдә, тылдагы операцияләрдә катнашканлыкларын гамәлгә кертелгән махсус таныклык ярдәмендә дәлилләргә тиеш. Сугыш вакытында тылда эшләгән яки басып алынган территориядә яшәгән өчен генә акча бирелми. Бу искәрмә башка элеккеге совет республикаларына кагылмый. Әмма алар үз регионнарында гамәлгә куелган түләүләргә исәп тота алалар.
Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин:
— Республикада Җиңү көне уңаеннан ел саен бирелә торган түләү 749 ветеранга билгеләнгән. Шуларның 167се — Бөек Ватан сугышы инвалиды, 582се — Бөек Ватан сугышында катнашучылар. Түләүне алыр өчен гариза язарга кирәкми. Ул Россия Пенсия фондының территориаль органнарында булган документларга нигезләнеп билгеләнә. Бу сумма картага, банк счетына күчереләчәк, ә пенсияне акчалата алучыларга апрель яки май айлары пенсиясе белән бергә өйгә китереп бирәчәкләр.
- Бөек Ватан сугышында катнашучы башка төр пенсияләр алган очракта, аңа бу өстәмәне Пенсия фонды түли.
- Хәрби пенсия алган очракта, Хәрби комиссариатның, Эчке эшләр министрлыгының яки башка берәр башкарма органның пенсия бүлекчәсе билгели.
- Балтыйк буе республикаларында яшәүче ветераннарга бу түләүне Россия илчелеге тормышка ашыра.
- 10 мең сумлык өстәмәгә салым салынмый.
- Әфганстанда һәм башка илләрдәге сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларга бу акча бирелми, чөнки алар күтәренке пенсия һәм айлык өстәмәләр белән тәэмин ителгән.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев