Теләче Информ

Җәй – мул сөт чоры

  Соңгы көннәрдә районыбыз күмәк хуҗалыклары 78,9 тонна сөт җитештерәләр. Былтыр терлекчеләребез һәр сыердан 16,2 килограмм сөт сауган булса, быел бу күрсәткеч 18,8 килограммга җитте.

 

Реклама

Быел җитештерелгән сөтнең күләме 116% тәшкил итә. Х ә з е р и ң к ү п с ө т җаваплылыгы чикләнгән “ А л а н ” ш и р к ә т е н д ә җитештерелә. Бу көннәрдә әлеге ширкәт уңганнары һәр сыердан 24,2 килограмм сөт савып алуга ирешәләр. Икенче һәм өченче позицияләрне б и л ә ү ч е “ А г р о л а к ” ширкәтендә бу күрсәткеч – 23,2 ә “Теләче Агро” ширкәтенең Муса Җәлил исемендәге бүлекчәсендә – 22,2, «Игенче» ширкәтендә 18,6 килограмм. Узган елгы шушы чор белән чагыштырганда, сөт җитештерүдә иң зур үсеш җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтендә күзәтелә. Бүген әлеге хуҗалыкта узган елгы шушы чор белән чагыштырганда 1446 тонна сөт артыграк җитештерелә, үсеш - 156% . Сөт җитештерүдә күзәтелгән үсешне ширкәт җитәкчесе Рүзәл Мәрдәнов балансланган рацион белән сыйфатлы азык ашатудан дип аңлатты. Моңа өстәп, соңгы вакытта сыерлар көтүгә чыга башлаган, шулай ук моноазыктан да өзмиләр икән үзләрен. Шунысы күңелне сөендерә, быел әлеге ширкәтнең бер терлек торагы, бер ашлык склады дәүләт ярдәме белән төзекләндерелә. Ягъни чыгымнарның 30%ын дәүләт үз өстенә ала. Соңрак чулпанлылар тагын бер терлек торагын төзекләндерергә ниятлиләр. Җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәтенең Муса Җәлил исемендәге бүлекчәсендә үсеш 141% тәшкил итсә, “Баландыш” кооперативында бу күрсәткеч 140%, “Игенче” ширкәтендә - 114%, “Алан”да - 115%, “Агролак”та - 113%, “Әхмәтов” крестьян-фермер хуҗалыгында - 120%. Ш у н ы с ы и г ъ т и б а р г а лаек, күмәк хуҗалыклар гына түгел, бу көннәрдә шәхси хуҗалыклар да сөт җитештерүне арттыра алды. Узган ел алар тарафыннан 21,1 тонна сөт җыеп дәүләткә тапшырылган булса, быел бу күрсәткеч 23,1 тоннага җитте. Үсеш 109% тәшкил итә. Бу көннәрдә районыбыз җәмгысе 101,2 тонна сөт сата. Узган ел шушы чорда бу күрсәткеч 88,8 тонна гына тәшкил иткән. Быел исә 114% үсеш күзәтелә. Мәгълүматлардан күренгәнчә, соңгы елл а р д а р а й о н ы б ы з терлекчеләренең ту - лаем моның кадәр сөт җитештереп сатканы юк иде әле. Җәй - мул сөт чоры дияргә яратабыз. Димәк, уртак каравайга лаеклы өлеш кертүче күмәк хуҗалыклар үзләре җитештерә торган сөтнең күләмен якын көннәрдә 80 тоннага җиткерер дигән тулы ышаныч бар. Районда җитештерелә торган сөтнең күләмен 100 тоннага җиткерү юлында бу тагын бер ышанычлы адым булачак. Исегезгә төшерәбез, узган ел күмәк хуҗалыклар алдына муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов тарафыннан әнә шундый бурыч куелган иде. Шәхси хуҗалыкларда да сөт җитештерү артты дидек. Әлеге күркәм күрсәткечтә Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче Мөбәрәкҗановлар гаиләсенең дә өлеше аз түгел. Әлеге тырыш гаилә бүген дүрт сыер асрый. Моннан тыш, алар үз хуҗалыкларында атлар, үгез, тана бозаулар асрыйлар, күпләп кош-корт тоталар. Ирле-хатынлы Мөбәрәкҗановларның икесе дә җаваплылыгы ч и к л ә н г ә н “ Ч у л п а н ” ширкәтендә хезмәт куялар. Диләрис озак еллар дәвамында тракторда эшләсә, Раилә бозаулар карый. Аның күрше Олы Шыңар авылыннан Югары Кибәхуҗага килен булып төшеп, бозаулар карый башлаганына да инде ундүрт ел вакыт узып киткән. - Шөкер, балаларыбыз - кызыбыз Дилә белән улыбыз Дилүс үсеп, кул арасына кереп киләләр. Көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар. Төп яшәү чыганагыбыз булганга, терлекне мул асрыйбыз. Аеруча сыер малына өметебез зур. Яшерен-батырын түгел, сыер малы гаилә бюджетына көн дә акча кертеп тора.Сөт сатканнан кергән акчаны хуҗалыкта төзелеш эшләре алып барырга тотабыз. Соңгы бер ике-елда атлар асрый башладык. Тормыш иптәшем Диләрис малай чакта ат менеп чапканга, ат малын аеруча да якын күрә. Күптән түгел аларга зур булмаган торак төзеп чыктык. Хәзер карда корырга ниятлибез. Сөтне Саба районының Тимершык авылыннан булган шәхси эшмәкәр Ленур Биктимеровка тапшырабыз. Иң мөһиме – безгә вакытында акчасын бирсен дә, алдамасын гына Һәм Ходай сәламәтлектән аермасын. Абзарда сыер малы булганда, ничек тә тормышны алып барырга була. Алар безнең туендыручыларыбыз –“Кечкенә”, “Чегән”, “Җимеш” һәм “Тәкыя”ларыбыз, - диде хуҗабикә Раилә ханым (рәсемдә). Сер итеп кенә әйтәм, иң мул сөтне “Кечкенә” кушаматлысы бирә икән. Кечкенә генә булса да, төш кенә, көн дә 16-17 килограмм сөт бирә ди. Мөхәммәтҗановлар сөт җыючыга көн дә 40-45 килограмм сөт тапшыралар. Сөтнең килограммын 19-21 сумнан җыюларын исәпкә алсак (аны эшмәкәрләр төрле бәядән җыя), аларның гаилә бюджетына көн саен сөттән күпме акча кереп баруын чамалавы авыр түгел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: