Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Яңа бәйгеләр

2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында яңа бәйгеләр игълан ителә.

«Аһ, туган каумем газиз!»

2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Татмедиа» АҖ филиалы «Казан утлары» журналы редакциясе Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән берлектә татар телендәге әдәби әсәрләргә «Аһ, туган каумем газиз!» дигән конкурс игълан итә. 

Конкурска татар халкының тарихын, язмышын, телен һәм мәдәниятен тасвирлаган милли темага язылган әсәрләр кабул ителә. Алар татар телендә язылган, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чаралары басмаларында, аерым җыентыкларда басылмаган булырга тиеш. Конкурс 2021 елның 1 гыйнварыннан 10 декабрьгә кадәр үткәрелә. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү –17 декабрь көнне булачак. Иң яхшы әсәрләр «Казан утлары» журналында басылып чыгачак. Әсәрләр, авторның фотосы һәм анкеталар электрон почта аша җибәрелә. Электрон адрес: kazanutlari@yandex.ru Шулай ук, заявкада «Казан утлары» журналына 2021 елның 1 нче яки 2 нче ярты еллыгына язылу турындагы квитанция фотосын (скан вариантын) да беркетергә кирәк.

 

ПРЕМИЯЛӘР

«Повесть» номинациясе 

I урын – 100 мең сум

II урын – 80 мең сум

III урын – 60 мең сум

Өч кызыксындыру премиясе – 20 шәр мең сум

«Хикәя» номинациясе

I урын – 50 мең сум

II урын – 40 мең сум

III урын – 30 мең сум

Өч кызыксындыру премиясе – 15әр мең сум

МӘКТӘП БАЛАЛАРЫ АРАСЫНДА

«Шигырь» номинациясе 

I урын – 12 мең сум

II урын – 10 мең сум

III урын – 8 мең сум

Өч кызыксындыру премиясе – 5әр мең сум

 

Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы!

 

       Конкурста катнашу өчен татар телендә язылган, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында, төрле җыентыкларда басылмаган әсәрләр генә кабул ителә. Конкурста катнашучыларның исемнәре билгеле булмый. Әсәр псевдоним белән имзалана, компьютерда Times New Roman шрифтында 14 нче кегль белән җыела, юл арасы 1,5 интервал булырга тиеш. Конкурска әдәби әсәрләр басма рәвештә 3 (өч) нөсхәдә һәм электрон рәвештә тапшырыла.

      Конкурска «Повесть», «Хикәя», «Поэма», «Шигырь», «Повесть (үсмерләр әдәбияты)», «Хикәя (үсмерләр әдәбияты)», «Шигырь (үсмерләр әдәбияты)», «Хикәя (балалар әдәбияты)», «Шигырь (балалар әдәбияты)» номинацияләре буенча әдәби әсәрләр – 2021 елның 1 сентябренә кадәр; «Роман» номинациясе буенча – 2021 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә. 

        Конкурста катнашу өчен әдәби әсәрләр «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – «Казан утлары» журналы редакциясенә (420066, Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2 йорт) җибәрелә. Белешмәләр өчен телефон: (843) 222-09-83. Автор турындагы белешмәләр (фамилиясе, исеме һәм атасының исеме; туган елы; яшәү урыны, телефон номеры һәм «Шәхси мәгълүматлар турында» 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә тапшырылган шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык, шулай ук кыскача иҗат биографиясе), шул ук псевдоним белән имзаланып, ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла.

 

 

 

«Блогер.Татар» республикакүләм һөнәри блогерлар бәйгесе!

 

    Бәйгедә үз эшчәнлекләрен социаль челтәрләрдә яктыртып баручы төрле һөнәр ияләре катнаша ала. Бәйгедә катнашуда территориаль яктан һәм блогка язылучылар саны буенча чикләүләр юк. Бәйгедә төрле социаль челтәрләрдәге блоглар катнаша ала («Инстаграм», «Ютуб», «Вконтакте», «Фейсбук», «Одноклассники» һ.б.) Тулырак мәгълүмат: https://bloger.tatar/ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев