Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Яңа елның тәүге ярышы

Бүген, ягъни 9 гыйнвар көнне, Теләче чаңгы базасында районыбызның яңадан торгызылуына 30 ел тулуга багышланган чаңгы ярышлары булып узды.

 Район беренчелегенә үткәрелгән үткәрелгән тәүге ярыш яңа сезонны ачу ярышы да булып тора.

Шунысы сөенечле, ярышта райондашларыбыз бик актив катнашты. Чаңгыда узышыр өчен һава торышы да уңай торды. Бу хакта чаңгы ярышын тантаналы шартларда ачып җибәргән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов та ассызыклап узды. “Биредәге саф һава, табигать матурлыгы – үзедәва, тәнгә, җанга сихәт һәм шфа бирә. Шәһәр мохитендә мондый  мөмкинлекне һәм уңайлылыкны сатып та алып булмый. Кышкы чорда әлеге мөмкинлекләрдән файдаланып калыйк, чаңгыда, тимераякта күбрәк шуып калыйк, актив яшәү рәвеше алып барыйк”, - диде ул чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Көн буе дәвам иткән киеренке ярышта олысы да,кечесе дә теләп катнашты. Иң әзерлекле чаңгычылар исә Мактау грамоталарына,медальләргә һәм истәлек бүләкләренә лаек булды.Бүләкләү тантанасы һәркемнең күңелендә иң матурмизгелләр булып кереп калды. Районнның спорт бүлеге чаңгы ярышларын үткәрүдә химаячылык ярдәме күрсәткәннәре өчен җавплылыгы чикләнгән “ЛМР – Пласт” ширкәте директоры Госман Кәбиров белән җаваплылыгы чикләнгән  “Интермейттрейд” ширкәте җитәкчесе Алмаз Гобәйдуллинга зур рәхмәт белдерә.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев