Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Яңа кагыйдәләр кабул итмәгән Ватсап кулланучыларын төп мөмкинлекләрдә чикләячәкләр

15 майга кадәр мессенджерның яңа кагыйдәләрен кабул итмәгән Ватсап кулланучылары хәбәрләр җибәрә һәм укый алмыячак.

Бу хакта кушымта порталында хәбәр иттеләр.

Элегрәкпопуляр мессенджерга Фейсбук корпорациясенә кулланучыларның шәхси мәгълүматын тапшыру турындагы пунктны керткәннәр иде. Бу кулланучылар канәгатьсезлек уятты. Асылы шунда ки, WhatsApp, корпорациянең бер өлеше буларак, кулланучылар турында кирәкле мәгълүматларны корпорациягә кергән челтәрләр белән уртаклашырга тиеш. Шул ук вакытта компаниядә шәхси сөйләшүләрнең үтәли шифрлау яклавы астында калачагын ассызыкладылар, бу Ватсап та, Фейсбук та шәхси хәбәрләрне күрә алмасын өчен эшләнгән.

Яңартуны 15 майга кадәр кабул итәргә кирәк. Югыйсә, ватсап аккаунты югалмаячак, әмма сез шалтыратуларны гына кабул итә алачаксыз, ә хәбәрләрне җибәреп һәм укып булмаячак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев