Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Яңа төзелеш базасына рәхим итегез

Җәй айлары халыкта төзекләндерү эшләре өчен иң кулай вакыт булып санала.

Гадәттә, районыбыз халкы елның иң җылы айларында төзелешләр алып бара, өйләр төзи, гараж, сарай, каралты-курасын ныгыта. Авылларда шәхси хуҗалыкларда төзелешләрнең кайнап торган вакыты. Райондашларыбыз өчен кулай бәядән һәм сыйфатлы төзелеш материаллары белән тәэмин итүче яңа төзелеш материаллары базасы ачылды. Әле ачылганнарына күп вакыт булмаса да, үзләренең даими сатып алучылары да барлыкка килгән. Монда киң ассортиментта төрледән-төрле агач материаллары тәкъдим ителә. Төрле размерларда агач бруслар, югары сыйфатлы идән такталары, түбә ябар өчен обрешетка такталары һәм башка бик күп агач материаллары. Хәзерге заманда йортларыбызда җылы, коммуналь түләүләр түбән булсын өчен җылыткычлар (утеплительләр) кулланыла. Аларның да берничә төрлесе әлеге базада урын алган. Элегрәк коймалар агачтан иде. Аларны һәр ел саен буяп мәшәкатьләнә идек. Хәзер коймаларны, капкаларны тимердән ясап урнаштырабыз. Әлбәттә, бу үз чиратында төсен һәм сыйфатын югалтмый. Алай гына да түгел, озак еллар хуҗалык тирәсенә ямь өстәп тора. Койма, капка, гараж, беседка һәм башка корылмалар ясар өчен төзелеш базасында төрле размерда һәм калынлыкта профильләр, арматуралар, угольниклар, торбалар сатыла. Сатып алучылар өчен шулай ук башка металл продукция дә тәкъдим ителә. Сеткалар эзләп тә ерак барасы юк, монда аларның берничә төрлесе урын алган. Бүген төзелеш эшләрен цементтан башка күз алдына да китереп булмый. Сатып алучыларга цементның М400, М500 маркалы, 50 килограммлылары тәкъдим ителә. Башка сәүдә нокталары белән чагыштырганда бәяләре дә түбәнрәк. Төзелеш базасының адресы: Теләче авылы, Зур Тау башы урамы, 41в. Элеккеге райпо гаражлары биләмәсендә урын алган. Эш сәгатьләре 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр. Ял көннәрсез һәм төшке ашсыз эшлиләр. Хәбәрләшү өчен телефон: 89274030390. Алдан килешенү нигезендә алган товарларыгызны китереп бирү дә каралган. Төзелеш базасы барлык сатып алучыларны да чакырып кала. Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев