Якташыбыз - әдәби премия лауреаты
30 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең әдәби премия лауреатлары билгеле булды.
Алар арасында якташыбыз, Шәтке авылы тумасы Нурислам Хәсәнов та бар. Ул 2019 елда “Идел - пресс” нәшриятында басылган “Язмыш җиле” дип исемләнгән китабы өчен, халык язучысы Фатих Хөсни исемендәге (монысы да безнең якташыбыз, тумышы белән Олы Мәтәскә авылыннан) премиягә лаек дип табылган.
Әдәби премия лауреатлары Татарстан язучылар берлегенең идарә утырышында, һәрвакыттагыча, яшерен тавыш бирү юлы белән сайланган. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла лауретларның барысының да бик күптән бу премиягә лвек булуларын ассызыклаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев