20 октябрь көнне, кичке сәгатьләрдә, “Батыр” спорт комплексында “Движение первых - Алдынгылар хәрәкәте Бөтенроссия иҗтимагый - дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең район бүлеге (җитәкчесе - Алия Сабирова) тарафыннан традицион “Гаилә командасы” дип исемләнгән гаилә спорт фестивале булып үтте.
Анда 15 гаилә командасы көч сынашты. Алар: Кашаповлар (Алан), Кашафетдиновлар (Югары Мәтәскә), Җаббаровлар (Баландыш), Гаязовлар (Олы Нырсы), Сибгатовлар (Баландыш), Югары Кибәхуҗа (Минһаҗевлар), Фәләхиевлар (Иске Җөри), Рудиннар (Теләче), Мозаффаровлар (Шәтке), Һадиятуллиннар (Карашимә), Муллагалиевлар (Теләче авылының 2 номерлы балалар бакчасы), Барункиннар (Теләче авылының 3 номерлы балалар бакчасы), Касыймовлар (Үзәк авылы балалар бакчасы), Хамидуллиннар ( Олы Мишә) һәм Мөхәммәтҗановлар (Кече Кибәхуҗа).
Бу көнне дүрт кешедән торган гаилә командалары ераклыкка сикерү, сыгылмалылык, кабартылган чаңгыларда йөрү, кулларда этенү, чүгәләп, яңадан торып басу, Калашников - 74 автоматын сүтеп-җыю, пазллар җыю, юл хәрәкәте иминлеге һәм флорболл кебек биремнәр буенча көч сынашты. Болардан тыш, активлыкны бәяләүче бәйгеләр җанатарлар арасында да үткәрелде.
Ярышларны ачу тантанасында районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимов, районның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе, районның “Әтиләр берлеге” рәисе Рәис Нуртдинов, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова, мәктәп директорлары киңәшчеләре координаторы Гөлназ Сәләхиева катнашты һәм чыгыш ясады.
Өч сәгать дәвамында барган мавыктыргыч ярышлар бик оешкан төстә күңелле узды. Бу сәгатьләрдә ярышта катнашучылар да, җанатарлар да бәйрәм, җылылык һәм үзара хөрмәт атмосферасына чумды. Биредә гаилә командалары чыдамлык, рух ныклыгы һәм бердәм команда була белүләрен күрсәтә алды. Әлбәттә, биредә тизлек тә, төгәллек тә, гаилә бердәмлеге дә мөһим иде.
Җиңүче гаиләләрне бүләкләү тантансында муниципаль район башлыгы урынбасары Илдар Мараков катнашты һәм чыгыш ясады. Болар хакында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.
Нет комментариев