Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Якташыбызның юбилеена багышлап…

Күптән түгел Югары Кибәхуҗа авылы тумасы, Россия Федерацияcенең мактаулы һөнәри  белем бирү хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, профессор, Казан (Идел буе) федераль университетының  Социаль - философия фәннәре һәм гаммәви бәйләнешләр институтының  Журналистика һәм медиакоммуникацияләр  югары мәктәбенең  милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире Васил Заһит улы Гарифуллин 60 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул иткән иде.  

Шушы уңайдан 1 декабрь көнне Казан шәһәре Совет районының Дәрвишләр Бистәсе балалар иҗат үзәгендә профессор Васил Заһит улы Гарифуллинның 60 яшьлек юбилеена багышланган “Укыту-тәрбия поцессында балалар һәм яшьләр матбугатын куллану” дигән темага  IV нче фәнни-гамәли Бөтенроссия конференциясе булып үтте. Анда Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе директоры Гөлшат Габдрәүф кызы Миңнекәева җитәчелегендә районыбыз делегацияcе дә катнашты һәм чыгыш ясап кайтты.

Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев