Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Янгын куркынычсызлыгы чаралары турында

Язгы-җәйге янгын куркынычы янаган чорда янгыннар саны артуны булдырмас өчен, берничә саклык чараларын алдан башкарырга кирәк.

ЯЗГЫ-ҖӘЙГЕ ЯНГЫН КУРКЫНЫЧЫ ЯНАГАН ЧОРДА ЯНГЫННАР САНЫ АРТУЫН БУЛДЫРМАС ӨЧЕН, БЕРНИЧӘ  САКЛЫК  ЧАРАЛАРЫН АЛДАН БАШКАРЫРГА КИРӘК:

- көзге чорда үз участогыңны һәм аның янәшәсендәге территорияне чүп-чардан, коелган яфраклардан һәм корыган үләннәрдән чистартырга;

- коры үләнне һәм чүп-чарны махсуслаштырылган чүплеккә ташларга һәм чыгарырга;

- торак йортлар яки бакчачылык ширкәтләре чатында санкцияләнмәгән каты көнкүреш калдыклары чүплеге барлыкка килүгә юл куймаска;

- балаларга ут белән саксыз эш итүнең янгын сәбәбе булырга мөмкин икәнлеген аңлату;

- янгын куркынычсызлыгы таләпләрен белергә һәм үтәргә.

 

КАТГЫЙ ТЫЕЛА:

- торак йортлар һәм дача участоклары территорияләрендә ягулык калдыклары чүплеге урнаштырырга ;

- шәхси йортлар һәм бакчачылык участокларына алып баручы урамнарның юлларын чүп-чар белән тутырып ябарга, чөнки бу янгын сүндерү автомобильләре йөрүгә комачаулый.

 

Исегездә тотыгыз! Янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк!

 

Янгын килеп чыкканда кичекмәстән «01», «112» коткару хезмәте телефоннарына шалтыратыгыз, адресыгыз һәм фамилиягезне, янгынның төгәл адресын хәбәр итегез.

 

Олы Нырсы авылы янгын сүндерү бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев