Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Яшьләр тавышы: Татарстан шәһәрләре һәм районнарында яшьләр форумнары узачак

Һәр кешенең 12-30 апрельдә республиканың барлык шәһәр һәм районнарында узачак Яшьләр форумында үз инициативасын белдерү мөмкинлеге бар.

Форум яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы муниципаль бюджет учреждениеләре өчен грантлар республика конкурсының төп этапларыннан берсе булып тора. Форум кысаларында проект сессиясе узачак, шулай ук катнашучылар грант конкурсына гаризалар рәсмиләштерү буенча тәкъдимнәр алачак.

Иң яхшы инициативалар муниципаль учреждениеләрдән республика грантлар конкурсына гаризалар белән кабул ителәчәк.

Татарстанның яшьләр сәясәте муниципаль учреждениеләре өчен 50 миллион сум күләмендә грант ярдәме турында Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов үзенең ведомствоның йомгаклау коллегиясендә чыгышы кысаларында хәбәр итте. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Яшьләр министрлыгы инициативасын хуплады.

Грантлар бирү конкурс нигезендә башкарылачак. Һәр муниципалитет инде гамәлдә булган һәм яңа эшләнә торган проектларны да тәкъдим итә ала.

«Безнең өчен актив яшьләр тормышы зур шәһәрләрдә генә түгел, ә бөтен республика, барлык районнарда да кайнавы мөһим. Бу бик зур ресурс, әмма аны конкурста катнашачак һәм сыйфатлы һәм уйланылган проектлар тәкъдим итүче муниципалитетлар гына ала алачак", - дип ассызыклады Дамир Фәттахов.

Яшьләр форумнарын үткәрү графигы белән ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының социаль челтәрләрендә танышырга мөмкин.

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X