Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Яшьләргә үрнәк булсын

Хезмәт ветераны котлаулар кабул итте

Бүген, ягъни 22 гыйнвар көнне, озак еллар җитәкчеурыннарда эшләгән, хәзер районның ветераннарСоветын җитәкләүче  Мансур Минзариф улыГазизовка 75 тулды. 

Шушы уңайдан аны тантаналы шартлардамуниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, аныңурынбасарлары һәм районның эшмәкәрләр Советы җитәкчесе Шамил Борһанов котлады. Район башлыгы юбилярга районда ветеранлык хәрәкәтенүстерүдә үзеннән лаеклы керткәне өчен һәм 75 яшьлек уңаеннан республика ветераннарының(пенсионерларның) төбәк иҗтимагый оешмасытарафыннан булдырылган “Ветераннар хәрәкәтендәкуйган хезмәтләре өчен” дип исемләнгән Мактаубилгесен, Теләче муниципаль районы башлыгыныңМактау грамотасын тапшырды һәм ихластеләкләрен җиткерде. 

 -  Язмыштыр, гомеребезнең күпчелек өлешен, безгә Сезнең белән бергә эшләргә туры килде. Сөенечкәдер,  һәрчак бер-беребезне аңлап, бер-беребезгә ярдәм итеп яшәдек, эшләдек. Беркайчанда сүзгә килгәнебезне хәтерләмим. Моңа сезнеңгаиләдә алган күркәм тәрбиягез һәм холкыгызярдәм иткәндер. Эшләгән дәвердә олыны-олы, кечене-кече итә белдегез. Киләчәктә дә ил-көналдында куйган хезмәтегезнең, кешеләргә кылганигелекле гамәлләрегезнең әҗерен күрергә, хәләлҗефетегез Раиса Дмитриевна белән тигезлектә, исәнлектә-саулыкта һәм хәерле тормышта яшәргәязсын! Сезнең хезмәт һәм яшәү рәвешегез яшьҗитәкчеләребезгә үрнәк булсын! - диде ул.

Юбилярны тәбрикләү тантанасы өендә, якыннарыянәшәсендә,  җылы һәм дустанә шартларда, чәйөстәле артында истәлекләр уртаклашу, фото, видеоматериаллар белән танышу форматында узды.

Фәнил Гаязов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев