Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Яшүсмерләр өчен "Спутник V" вакцинасын тикшерү башланды

Мәскәүдә 12-17 яшьлек яшүсмерләр өчен "Спутник V" вакцинасын клиник яктан тикшерү башланды. Ул ике балалар хастаханәсе базасында уза, дип хәбәр итте башкала мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Анастасия Ракова.

"Гамалеи исемендәге үзәк белән берлектә без 12-17 яшьлек яшүсмерләр өчен "Спутник V" вакцинасын клиник яктан тикшерә башладык", - диде ул.
Тикшеренүдә моңарчы COVID-19 белән чирләмәгән яшүсмерләр катнаша.

Ракова сүзләренчә, хәзер балаларны алып баручы ике хастаханә - Морозов балалар хастаханәсе һәм З.А. Башляева исемендәге балалар хастаханәсе базасында тикшеренүләрнең беренче һәм икенче фазалары уза.

Моның өчен катнашучыларның тиешле саны җыелган инде - 100 кеше. Беренче иреклеләр медицина тикшерүе, шул исәптән ПЦР-тест үткән.
Исегезгә төшерәбез, "Спутник V" препараты инде 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне вакцинацияләү өчен кулланыла. Яшүсмерләр өчен азрак доза каралган.

Тикшеренү бер ел дәвам итәчәк. Бу вакыт дәвамында барлык яшь катнашучылар да хастаханәләрнең даими күзәтүе астында булачак. Беренче һәм икенче компонентлар кертелгәннән соң алар өч көнне изоляцияләнгән бокста стационарда уздырачак, анда аларны вакцинация алдыннан тагын бер кат караячаклар һәм аннары аларның хәлен күзәтәчәкләр. Шулай ук барлык вакцинацияләнгәннәр анализлар тапшырачак һәм махсус мобиль кушымтада үз-үзләрен күзәтү көндәлеген алып барачак, ә аларның хәлләрен табиблар телефон аша контрольдә тотачак.
Тикшеренүнең өченче фазасы Мәскәүнең балалар поликлиникаларында узачак. Анда 250 кеше катнашачак, аларны быелның җәй азагында җыя башлаячаклар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев