Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Язучы, тәрҗемәче, журналист Саимә Ибраһимова вафат

Бу хакта Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла хәбәр итә.

Казанда тәрҗемәче һәм күп кенә әдәби-публицистик мәкаләләр, язмалар авторы Саимә Ибраһимова вафат булган. Бу хакта Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла хәбәр итә. "Татар әдәбияты тагын югалту кичерә — күренекле язучы, тәрҗемәче, журналист Саимә Ибраһимова 93 яшендә арабыздан китте. Татарстан язучылар берлеге идарәсе мәрхүмәнең якыннарына, туганнарына сабырлык тели. Корбан гаете алдыннан бакыйлыкка күчкән каләмдәшебезнең гүре нурлы булсын", диелә хәбәрдә. Саимә Ибраһим кызы Ибраһимова 1928 елның 1 мартында Татарстанның Сарман районы Зур Нөркәй авылында туа. Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият һәм яшьләр-балалар әдәбияты бүлекләрендә мөхәррир, "Азат хатын" (хәзерге "Сөембикә") редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1960 елның декабреннән "Яшь ленинчы" газетында (хәзерге "Сабантуй") башта әдәби хезмәткәр, аннары әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, редакциянең җаваплы сәркәтибе вазифаларын башкара. 1990нчы елларда чит илләрдә яшәүче татарлар өчен нәшер ителгән "Дөнья" газетында баш мөхәррир урынбасары, "Мәдәни җомга" газеты редакциясендә әдәбият бүлеге мөдире булып эшли, "Сөембикә" журналының тарихи мирас, чит өлкәләр һәм мәмләкәтләр бүлеге мөхәррире хезмәтен башкара. Аның тәрҗемәсендә татар телендә Роберт Льюис Стивенсон, Марк Твен, Антон Чехов, Аркадий Гайдар, Ги де Мопассан, Агата Кристи кебек күренекле дөнья классикларының әсәрләре дөнья күрә. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев