Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

“Языл һәм бүләк от” бәйгесендә уйнатылган бүләкләр исемлеге

Шушы көннәрдә “Языл һәм бүләк от” бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Әлеге бәйгедә катнашуның шартлары бик гади иде. “Теләче” газетасының 2021 елның икенче ертыеллыгына алты айга язылып, элемтәгә керү өчен телефон номерыңны күрсәтеп, кайсы авылдан икәнлегеңне язып  редакция почтасына хат кына юлларга кирәк иде. Газета укучыларыбыз арасында бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләрнең күп булуы күңелне сөендерә. Алай гына түгел газетага язылганлыкка  квитанция белән безгә җылы эчтәлектәге хатлар да юллаганнар. Бәйге туры эфирда алып барылды. Бәйгене күзәтеп торырга районара почта бүлеге җитәкчесе  Рафиль Заһидуллин һәм Алан авылы почта мөдире Ләйлә Мәхмүтова, район мәдәният бүлегеннән Зөлфия Ибраһимова  килде. 

Бәйгедә төп призга, ягъни бозауга район үзәк хастаханәсенең участок терапевты Эльмира Шәрәфетдинова лаек булды. Озак еллар район халкының сәламәтлеге сагында торган Эльмира ханым ел саен район газетасына язылып килә, ел саен бәйгедә катнашып килсә дә бәхет аңа быел гына елмайган.  Эльмира ханымуенын чынын  бергә кушып “Бу көннәрдә эшебез бик тыгыз, бозау карарга вакыт юк, кая куярмын икән”, - диде.   Бәхет эше, бозау язган булгач, нәкъ менә аңа чыкты. 

Кемнәр әлеге бәйгедә бүләк отмаган кайгырмасыннар. Алдагы бәйгеләрдә сезне дә актив катнашырга чакырып калабыз. Тормышыгыз шатлыклы вакыйгаларга бай булсын.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев