Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Йолдызлы футболда безнекеләр 2 урынны яулады

Бүген, 1 август көнне, Сабада спорт бәйрәме узды.

 

Бүген, 1 август көнне, Сабада Илшат Вакказов инициативасында район яшьләре эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә оештырылган спорт бәйрәме булды. 

Татар эстрадасы артистлар физик әзерлекләрен Сабага килеп күрсәтте. ГТО нормативларын тапшыруда Илшат Вакказов, Нияз Рахман, Илнар Ялалов, Раил Шәйхетдинов, Алмаз Хаҗиев, Алмаз Гыйбадуллин һәм башкалар катнашты.

Татар эстрадасы артистлары футбол да уйнады. Командаларны Сабадагы спорт бәйрәме белән башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов тәбрикләде. Барысы 4 команда катнашты. Футбол уйнау сәхнәгә чыгып җырлау гына түгел. Анда йөгерергә кирәк. Нәтиҗәдә артистлар командасы призер була алмады. Җиңүне район хакимияте командасы яулады. Теләче командасы –2нче, “Саба яшьләре” командасы 3нче урынны алды. Кич артистлар Сабинка буенда концерт куя.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев