Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Юбилей медальләре тапшырылды

21 июль көнне Теләче болынында узган авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасында бертөркем хезмәт ветераннарына ТАССРның 100 еллыгына багышлап чыгарылган юбилей медальләре тапшырылды.

  Алар арасында “Баландыш” совхозының данлыклы комбайн-чысы Миңнегали Сафин, Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгының легендар мал та-бибы Миннехаҗи Шакиров, озак еллар “Уңыш” күмәк хуҗалыгын җитәкләгән Мөхәммәтданил Фазлыев та бар иде. Республика бүләген аларга зур мәйданда му-ниципаль район башкарма коми-теты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов тапшырды. Шулай ук бу көнне озак еллар “Большевик” һәм “Родина” колхоз-ларын җитәкләгән Кыям Җәләлев белән Мансур Хөсәенов та юби-лей медальләренә лаек булдылар. Аларга республика бүләкләрен өйләренә барып тапшырдылар. Соңгысы әлеге бүләкне муници-паль район башкарма комите-ты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов ку-лыннан кабул итеп алды. Әлеге күңелле мизгелләрне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте җитәкчесе Хәбир Фәсхетдинов та бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев