Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Югары Кибәхуҗалыларның хыялы чынга ашты

19 август көнне Югары Кибәхуҗа авылында Шамил, Резедә паркында урнашкан балалар мәйданчыгын ачу тантанасы узды.

 Бәйрәм чарасында район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, аның урынбасары Айрат Фатхуллин катнашты. Балалар мәйданчыгын булдыруда күп көч куйган Резедә Галәвиева, аның улы Наил Галәвиевка авыл халкы рәхмәт сүзләрен  җиткерде. Игелекле эшләре белән  авыл халкы арасында ихтирам казанган  Галәвиевлар гаиләсе әлеге гамәлләрен шулай булырга тиеш дип саный. Заман таләпләренә туры килгән, уен җиһазлары күп булган мәйданчыкка олысы да кечесе дә сокланып карады. Соңыннан балалар өчен бәйрәм чарасы үткәрелде. 

Бәйрәмнең күңелле мизгелләре Эльмира Әхмәтҗанова фотоларында, видеоязмаларында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев