Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

ЮХИДИ электрон почтасына язылып, штрафларны вакытында түлә

ТР Дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетында административ җаваплылыкка тарту турында карарларның күчермәләрен алу штрафны вакытында түләү ысулларының берсе булып тора.

Әлеге сервис белән куллану кайбер өстенлекләр бирә. Беренчедән, транспорт чаралары хуҗалары шәхси вакытын әрәм итми, чөнки карарның күчермәсен алу өчен почта бүлекчәләренә барырга кирәкми. Икенчедән, вазыйфаи затның электрон квалификацияле имзасы белән расланган карарның күчермәсе карар чыгарылган көнне кулланучының шәхси кабинетына керә. Өченчедән, транспорт чаралары хуҗалары ташламалы чорда 50% ташлама белән штраф түләү мөмкинлеген ала.

Электрон язылуны берничә минут эчендә рәсмиләштерергә мөмкин. Аның өчен менә нәрсә эшләргә кирәк:

- Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында теркәлергә яки анда дәүләт хезмәтләре һәм функцияләре бердәм порталының хисап язмасы ярдәмендә авторизацияләнергә;

- ЮХИДИ бүлегенә күчеп, "электрон карарларга язылу" бүлекчәсен сайларга;

- гаризаның электрон формасын тутырырга;

- электрон рәвештә карарлар алуга ризалыгыңны расларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев