Юкка чыккан авыллар: Үрнәк
Үрнәк 20 гасырның 20 еллары азагында оешкан. Үрнәк бик күп авыллардан күчеп утыручылардан төзелгән.
Анда Айдар авылыннан 6 гаилә, Баландыштан 4 гаилә, Мамалайдан 2 гаилә, Сауштан 2 гаилә, Тиләҗедән 2 гаилә, Аланнан 1 гаилә, Күкчәдән 1 гаилә, Шытсудан 1 гаилә, Карачтаудан 1 гаилә, Әтнә районыннан 1 гаилә, Казахстаннан 2 гаилә кайтып урнашулары билгеле. Үрнәк җирлегенә беренче булып районда билгеле комбайнер, Ленин ордены кавалеры Миннегали Сафинның бабайлары килеп урнашкан. 1935 елда Шармыш, 1963 елдан Баландыш авыл Советы составына кергән. 1930 елда 56 кеше яшәсә, 1963 елда 206 кеше яшәгән, барысы да татарлар. Бөек Ватан сугышында катнашканнар.
Үзләренең аерым колхоз булып яшәүләре турында мәгълүмат юк, Сталин совхозының Үрнәк бүлекчәсе булып яшәгәннәр. Авылда терлекчелек фермасы, 70 баштан артык атлары, амбарлары, тимерчелекләре, 1000 га җирләре булган, кибет, клуб, башлангыч мәктәп эшләгән. Суны 3 коедан алганнар. 1966 елдан соң рәсми документларда искә алынмый, ләкин ул елларда Үрнәк яши иде әле.
1970 елларның ахырында бетте. Урыны – хәзерге Баландыш – Айдар юлында, уң якта урман буенда, хәзер дә билгеле. Халкы төрле җирләргә таралган, шулай да күбесе Ленин совхозының Үзәк авылына һәм Баландышка күченә. Үрнәк авылының төрле җирләргә таралган халкы акча җыйнап, авылларының зиратын койма белән әйләндереп алганнар, зиратның эчен тулысынча тәртипкә китергәннәр.
Язманың төп өлеше шул авылның өлкән кешеләре Таһир Халиков һәм Габдрахман Тимербаев сөйләвеннән язылды. Г. Тимербаев зиратны тәртипкә китерүне дә башлап йөрүче була.
Сәлмән Гыйльмиев.
Фото Үрнәк авылы ватсап группасыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев