Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр - "сугыш вакытындагы кебек"

Юлларда кеше үлүләр бетәрме?

Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына 2030 елга кадәр юлларда куркынычсызлык буенча дәүләт программасын эшләргә кушты. Программа 2020 елның 1 декабренә кадәр әзерләнергә тиеш.
"Автомобиль юлларында юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә халыкның үлемен һәм имгәнүен киметүгә юнәлдерелгән 2030 елга кадәр чорда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Россия Федерациясе дәүләт программасын эшләргә һәм расларга", - диелә документта.
Шулай ук Президент йөртүчеләргә юл камералары турында мәгълүмат бирергә һәм урнаштырылган җиһазлар белән дөрес булмаган хокук бозулар өчен штраф салмаска кушты.
Россия Президенты Владимир Путин юлларда үлүчеләр санын киметүгә ирешергә кирәк, дип белдерде, "чөнки юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр бик күп, "сугыш вакытындагы кебек", диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев