Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Йөзү буенча ярышларда теләчелеләр 1 урында

23-24 март көннәрендә Арчада балалар арасында йөзү буенча ярышлар булып үтте.

2021 елның 23-24 мартында Арча шәһәрендә 2010, 2011, 2012, 2013 елгы егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча Арча муниципаль районының ачык беренчелеге булып узды. Барлыгы 5 районнан 175 йөзүче катнашты - Теләче, Балтач, Арча, Байлар Сабасы һәм Кукмара районнары.Тренерлар Әхтәмов Р. Н., Заһидуллин Б. Х. җитәкчелегендә "Теләче" спорт мәктәбенең яшь йөзүчеләре дә катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча:
Гыйниятуллин Әмир 50 м га ирекле стиль белән йөзүдә 1 урын алды, 100 метрга комплекслы йөзүдә 3 урын;
Әхмәтҗанова Адилә 50 м га брасс белән йөзүдә 4 урынны яулады, 100 метрга комплекслы йөзүдә 4 урын;
Гайнетдинов Сәит-  50 м аркада йөзү буенча 7 урын;
Тимербаев Илмир - ирекле стильдә 4 урын һәм 4 урын комплекс;
Галимуллина Нәргизә - брасс 50 м - 7 урын;
Кашапов Искәндәр - баттерфляй белән комплекслы йөзүдә 12 урын.

Яшь спортсменнарыбызны котлыйбыз, алга таба да уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев