"Үз үрнәгеңдә өйрәтергә": ЮХИДИ татарстанлыларга юл-транспорт һәлакәтләрендә балаларны ничек саклап калырга кирәклеген искә төшерде
Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, быел Татарстан юлларында юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булган балалар саны арткан.
Балаларны ничек сакларга икәнен, Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы пропагандасы бүлеге башлыгы Рамил Әхтәмҗанов сөйләде.
- Ел башыннан бирле балалар катнашында күпме юл-транспорт һәлакәте булды?
- Агымдагы елның беренче өч ае нәтиҗәләре буенча балалар катнашында 80 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда биш бала һәлак булды һәм 83 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Узган ел белән чагыштырганда, аварияләрнең саны дүрт очракка кимегән, ләкин шул ук вакытта юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар саны арткан.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елда балалар катнашында 210 юл-транспорт һәлакәте булган, 8 бала һәлак булган һәм 236сы төрле тән җәрәхәте алган. Быел шундый 43 авария теркәлгән инде, аларда 44 бала зыян күргән һәм бишесе һәлак булган.
- Республиканың кайсы районнарында балалар белән юл-транспорт һәлакәтләре ешайды?
- Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны Татарстанның 13 муниципаль берәмлегендә арткан. Иң күп авария Казанда һәм Чаллыда теркәлгән, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, әлеге шәһәрләрдә юл-транспорт һәлакәтләре саны алты һәм биш очракка арткан. Моннан тыш, Азнакай, Аксубай, Әлки, Арча, Баулы, Бөгелмә, Яшел Үзән, Мамадыш, Саба, Тукай һәм Теләче районнарында юл-транспорт һәлакәтләре саны бер-ике очракка арткан.
– Пассажир балаларга килгәндә, балаларны машинада дөрес йөртмәү очраклары еш буламы һәм дөрес йөртмүә аркасында баланы травма алуга китергән конкрет эпизодлар бармы?
- Штрафлар һәм балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган очракларны кисәтү буенча ЮХИДИнең максатчан эшчәнлеге булуга карамастан, кайбер шоферлар элеккечә үк балаларын балалар өчен махсус җайланмалардан башка йөртәләр. Узган ел балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән барлыгы 13 юл-транспорт һәлакәте булган, нәтиҗәдә, өч бала һәлак булган, 13 зыян күргән.
Әйтик, узган елның сентябрь аенда Түбән Камада ике автомобиль бәрелешендә 23 яшьлек кыз һәм аның өч яшьлек улы һәлак булган. Бала авария вакытында әнисенең кулында була, ә кыз үзе куркынычсызлык каешын эләктерми.
Быел юл-транспорт һәлакәтендә ике бала үлде һәм тагын дүртесе имгәнде. Әйтик, гыйнвар аенда Тукай районында Daewoo автомобиле каршы як полосага чыгып, башка җиңел машина белән бәрелешкән. Авария вакытында 4 айлык бала һәлак булган, ул, алдагы очрактагы кебек үк, әнисенең кулында булган.
- Әйдәгез, балаларны авто салонында йөртү кагыйдәләрен искә төшереп китик, баланы алгы һәм арткы утыргычларда ничә яшьтә йөртергә кирәк, шулай ук балаларны дөрес йөртмәгән өчен машина йөртүчене нинди җәза көтә?
– 2017 елның июленнән юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр үз көченә керде, алар 7-11 яшьлек балаларны җиңел автомобильнең арткы утыргычында балалар өчен махсус җайланмасыз йөртүне рөхсәт итә. Әмма куркынычсызлык күзлегеннән чыгып, Дәүләт автоинспекциясе балаларны арткы утыргычта җиде яшь тулгач та, автокресльдә йөртергә киңәш итә. Исегезгә төшерәм, алгы утыргычта бала 12 яшькә кадәрге балалар автокреслосында булырга тиеш.
Җәзага килгәндә, балаларны йөртү кагыйдәләре белән билгеләнгән таләпләрне бозу өч мең сум күләмендә штраф салуга китерә. Узган ел ЮХИДИ хезмәткәрләре әлеге кагыйдәләрне бозган өчен 12 меңнән артык штраф язган, ә быел – 4 меңнән артык.
- Махсус җайланмаларны куллану нәтиҗәлеме, чыннан да, автокресло балага ярдәм итәчәкме?
- Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, машинада балалар өчен махсус утыргычлар куллану балалар арасында үлем – китемне 54% ка, имгәнүләрне 76% ка, авыр җәрәхәтләрне 92% ка киметергә мөмкинлек бирә.
Бүген бала авырлыгына карап, автолюлектан башлап һәм өлкәннәр дә урнаша ала торган автокресло-трансформерларга кадәр кулланыла торган 5 төр балалар өчен тотып тору җайланмалары бар.
- 12 яшьтән өлкәнрәк балаларның юл-транспорт имгәнүенең төп сәбәпләре нинди?
- 12 яшьтән өлкәнрәк балалар белән төп проблема шунда ки, алар еш кына куркынычсызлык каешын эләктерми. Агымдагы елның гыйнварында Әлмәт районында ике җиңел машина бәрелешкән, нәтиҗәдә өч яшүсмер зыян күргән, алар куркынычсызлык каешларын эләктермәгән. Ун көннән соң аларның берсе вафат булды.
Искәртеп узабыз, автомобиль йөртүче дә, авто салонында булган барлык пассажирлар да куркынычсызлык каешын эләктерергә тиеш. Әгәр машина барган вакытта каеша эләктерелмәгән икән, аны мең сумга штрафка тартачаклар.
– Быел яки узган ел бала яки яшүсмер автомобиль руле артында булган юл-транспорт һәлакәтләре булганмы?
– Узган ел мондый юл-транспорт һәлакәтләрендә шундый җиде очрак теркәлгән, аларда бер бала һәлак булган һәм алтысы имгәнгән. Транспорт чаралары белән идарә итүче балалар белән аварияләр проблемасы борчу тудыра.
Әйтик, узган елның октябрендә Лаеш районында хокуклары булмаган 14 яшьлек яшүсмер идарә иткән җиңел автомобиль һәм мотоцикл бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ул һәлак булды.
Тагын бер очрак күптән түгел республиканың Тукай районында булды. 14 һәм 15 яшьлек ике яшүсмер каршы як полосага чыгып, җиңел автомобиль белән бәрелешә. Бер егет алган травмалардан үлә, ә икенчесе авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә эләгә.
Ата-аналарга транспорт чараларының ачкычларын балалар өчен җитәрлек булмаган урыннарга җыеп, балаларының кайда йөргәнен белергә кирәк.
- Быел җәяүле балалар катнашында нинди юл-транспорт һәлакәтләре булды?
- Җәяүле балалар - юл хәрәкәтендә катнашучыларның иң авыр категориясе. Бу елның өч аенда алар катнашында 37 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 39 бала зыян күргән. 2020 елда шундый ук ике йөзгә якын авария исәпләнә, аларда 204 бала зыян күрде.
- Юл-транспорт һәлакәтләрендә җәяүле бала үзе дә гаепле буламы?
– Узган ел юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саныннан 44% очрак җәяүле балаларның үз саксызлыгы аркасында килеп чыккан. Еш кына бу - тиешле булмаган урында юл аркылы чыгу һәм машина йөртүченең күрүен чикли торган предметлар аркасында кинәт юлга чыгу.
Бу айда Чаллыда автомобиль җиде яшьлек кызны бәрдергән, ул җәяүлеләр кичүе зонасыннан читтә самокатта юл тоткан. Нәтиҗәдә, кыз җитди имгәнгән.
- Җәяүлеләрнең үзләре гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәбе ни белән бәйле булырга мөмкин, һәм мондый хәлләргә юл куймас өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре нинди чараларга мөрәҗәгать итә?
- Мондый фаҗигаләрнең зур өлеше полиция һәм белем бирү оешмалары белән аңлату эшләрен көчәйтү кирәклеге турында сөйли. Теге яки бу юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган балаларның яртысы диярлек башлангыч сыйныф укучылары.
Балигъ булмаганнар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү максатыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре аларны кисәтү буенча максатчан эш алып баралар. Узган ел автоинспекторлар балалар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның мең ярым очрагын булдырмый калган, ә быел 463 балага кисәтү ясалган.
Һәр аерым очрак буенча хокук бозу турында мәгълүмат балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәгә, шулай ук аннан соң профилактика эшләре өчен ата-аналар белән бергә баланың белем бирү учреждениеләренә җибәрелде.
– Баланың юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен, шул исәптән аның әти-әнисен дә җәза көтә. Быел күпме шундый штраф салынды һәм шундый җәза ни дәрәҗәдә нәтиҗәле чара булып тора?
– Мондый хокук бозулар 500 сумга кадәр административ штраф күздә тота, быел 19, узган ел 171 штраф салынды.
Нәкъ менә ата-аналар тәрбия процессының үзәгендә торалар. Күп очракта нәкъ менә гаиләдә үз-үзеңне тоту стереотиплары формалаша. Балалар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен ата-аналарны җаваплылыкка тартып, без әлеге категория юл хәрәкәтендә катнашучыларның үз-үзләрен тотышына турыдан-туры йогынты ясыйбыз.
- Балалар катнашында иң күп юл-транспорт һәлакәтләре кайсы вакытта күзәтелә?
- Һәлакәтләрнең 30% тан артыгы нәкъ менә җәйге каникуллар вакытында теркәлә. Зыян күргән яшь велосипедчылар саны да нәкъ менә шул чорда арта.
Әйтик, узган елның июнь аенда Нурлатта автомобиль 11 яшьлек велосипедчыны бәрдергән, ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, чөнки 14 яшькә кадәр балаларга велосипедта юлга чыгарга ярамый. Аның белән бергә велосипедта махсус җиһазландырылган урыннан башка йөрүче тагын бер алты яшьлек бала була. Нәтиҗәдә, ике бала да имгәнгән.
-Сер түгел, күп кенә юл-транспорт һәлакәтләренең, шул исәптән балалар катнашында да, тәүлекнең караңгы вакытында, машина йөртүченең соңгысына кадәр җәяүлене күрмәве аркасында килеп чыга. Мондый очракларда җәяүленең яктылык кайтаручы элементлары булган предметлар ни дәрәҗәдә нәтиҗәле?
- Шунысы мөһим: тәүлекнең караңгы вакытында машина йөртүче җәяүлене 50 метр арада күрәчәк, ә яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллану бу араны 200 метрга кадәр арттыра. Фараларның ерак ут яктысында кайтаргычсыз җәяүлене - 100 метр, ә әлеге элементларны кулланып - 350 метр ераклыкта күрәчәкләр.
Җәяүлеләр тарафыннан мондый эшләнмәләрне куллану юл-транспорт һәлакәтләре куркынычын алты ярым тапкырга киметә, чөнки машина йөртүченең дөрес карар кабул итүгә өстәмә вакыты барлыкка килә. Бу брелоклар, беләзекләр, наклейкалар, полоскалар, значоклар һәм башка шундый эшләнмәләр булырга мөмкин.
- Әти-әниләр балаларын юл-транспорт һәлакәтләренә эләгүдән саклап калу өчен нәрсә эшли ала?
- Барыннан да элек, бала белән мәктәптән мәктәпкә кадәр маршрутны даими кабатларга кирәк. Бу юлны берничә тапкыр бергә үтегез, юл аша ничек дөрес һәм куркынычсыз хәрәкәт итү,ишегалдында үзеңне ничек тотарга, аның игътибарын юлның куркыныч участокларына һәм светофор сигналлары таләпләрен төгәл үтәүгә юнәлтегез.
Исегезгә төшерәбез, юлны светофорның рөхсәт итү сигналына куелган урыннарда гына күчәргә була. Моннан тыш, юлны чыкканда кесә телефонына һәм сөйләшүләргә бүленергә ярамый. .
- Май бәйрәмнәре алдыннан әти-әниләргә нәрсә әйтер идегез?
– Балаларның юл-транспорт травматизмы темасы бигрәк тә озак яллар һәм мәктәп каникуллары вакытында актуальләшә.
Әгәр сез кая да булса барсагыз, 12 яшькә кадәрге балаларны бары тик балалар өчен махсус җайланмаларда гына йөртәсез. Исегездә тотыгыз, автомобильдәге барлык затлар да куркынычсызлык каешын эләктерергә тиеш. Балага үз үрнәгегез белән юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеген күрсәтегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев