Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Үзе якты, җылы һәм чиста...

Бүген Татарстан Республикасының армиягә, авиациягә һәм флотка булышлык күрсәтү буенча ирекле җәмгятенең (ДОССАФ) Теләче бүлеге бинасын капиталь ремонттан соң файдалануга тапшыру тантанасы булды.

Шунысы игътибарга лаек, биредә район мәгариф бүлеге дә урын алган.

Тантанада муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасының армиягә, авиациягә һәм флотка булышлык күрсәтү буенча ирекле җәмгыяте идарәсе рәисе урынбарсары Әнәс Маннанов, җәмгыятьнең Теләче бүлеге җитәкчесе Рәис Нуретдинов, җәмгыятьнең күрше районнардагы бүлек җитәкчеләре һәм район активы катнашты.

Тантана барышында кпиталь төзекләндерү эшендә актив катнашкан белгечләргә, төзүчеләргә Теләче муниципаль район башлыгының һәм Татарстан Республикасының армиягә, авиациягә һәм флотка булышлык күрсәтү буенча ирекле җәмгыятенең Теләче бүлеге җитәкчесенең Рәхмәт хатлары һәм бертөркем райондашларыбызга Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан чыгарылган истәлек медальләре тапшырылды. 

Азактан район җитәкчелеге тантана кунаклары белән берлектә кызыл тасманы кисеп, якты, җылы һәм чиста бинага үттеләр. Биредә хезмәт куючыларга озак еллар дәвамында  игелеген күрергә язсын. Чарага Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде. Алар да “өй туе” уздыручы оешма хезмәткәрләрен һәм районыбыз халкын якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

Бүген районыбыз үзәге – Теләчедә узган тантаналы чара турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз. 

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X