Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Журналист Габдерәхим вафат

Габдерәхим соңгы елларда «Акчарлак» газетасында эшләде.

Журналист Габдерәхим (Рөстәм Юнысов) вафат. Бу хакта «Татар-информ» журналистына аның туганы Рамил хәзрәт Юныс хәбәр итте.

Рөстәм Юнысов Казан театр училищесын тәмамлаган. Күпмедер вакыт Тинчурин театрында да эшләгән. Аның иң популяр роле — Дамир Сираҗиев куйган «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» комедиясендә Әфләтун.

Габдерәхим — аның иҗади тәхәллүсе. Ул яңа форматта эшләгән беренче шәхси татар радиосы «Курай» диджее. Ул татар матбугатында шоу-бизнес турындагы гаугалы интервьюлары белән танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X