Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

“Зәкәрия”дән бәйрәм бүләге

1 октябрьдән башлап, республикада, шул исәптән районда Өлкәннәр ункөнлеге бара. Шушы уңайдан, 1 октябрь көнне, район мәдәният йортында тантаналы чара булып үтте.

Шушы уңайдан, 1 октябрь көнне, район мәдәният йортында тантаналы чара булып үтте. 

Бу көнне өлкәннәребезне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов котлады.

  • Без сезнең йөрәгегез  мәңге яшь булып калуына, көчле рухыгызга сокланабыз. Иң мөһиме мирасыгыз -  зирәклегегез, тормыш тәҗрибәгезне безнең белән урткалашуыгыз өчен зур рәхмәт. Яшьләргә сезнең акыллы киңәшләр, яклавыгыз бик кирәк. Безнең бурыч исә өлкән буынга лаеклы яшәү шартлары, киләчәккә, иртәгесе көнгә ышаныч тудыру, җылылык һәм кайгыртучанлык күрсәтү. Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер телим.  Тормышта  рәхим-шәфкатьлелек сезне беркайчан да ташламасын, көч-куәтегез озакка җитсен! - дип залдагыларга үзенең тәбрикләү сүзләрен ирештерде ул. 

Тантананың икенче өлешендә Казаннан килгән “Зәкәрия” фолк-рок төркеме тарафыннан бәйрәм концерты күрсәтелде. Заманча яңгыраштагы халык җырлары, классик композиторларыбызның әсәрләре өлкәннәребезнең күңеленә хуш килде. Яшь дүрт туташның һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры баянчысы Алмаз Ахунов чыгышын алар алкышларга күмде. Оешуына дүрт-биш ел гына үтсә дә,  күпсанлы тамашачыларның мәхәббәте, алкышлары белән беррәттән, “Зәкәрия” фолк-рок төркеме ил һәм республика грантларын яуларга да өлгергән. Әлеге грантларның берсенә ул хәзер республиканың өлкән буын вәкилләренә бушлай концерт күрсәтә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев