Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Зәйдә "Тәртип" радиосы яңгырый башлады

«Татмедиа» АҖ филиалы «Зәй-информ» 88,0 FM ешлыгында уникаль контент белән татар телендә радио эшләтә башлады.

"Тәртип" - татар милли мәдәниятенең чын кыйммәтләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән уникаль контент булган радио. Аның төп бурычларының берсе-үткән һәм бүгенге арасындагы элемтәләрне саклап калу. Эфирда тәүлек буе ретро-җырлар, Алтын хитлар, классик әсәрләр, шулай ук сыйфатлы заманча музыка яңгырый. "Тәртип" радиосы үз тапшыруларында әхлак, тәрбия, Рухи кыйммәтләрне алга сөрә. Мәдәният, сәнгать, тарих, татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге - программаларның асылын тәшкил итүче мөһим темалар!
Зәйдә "Тәртип" радиосында җирле яңалыклар, мәдәни юнәлештәге программалар, музыкаль котлаулар яңгыраячак.
Зәй шәһәре һәм районы яңалыкларын, татар музыкасының хакыйкать белән хозурланырга, мәгърифәтчелек программаларын, шәһәр һәм район яңалыкларын 88.0 FM ешлыгында тыңларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X