Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

15 минутта әзерләнүче рулет

Алдан кисәтмичә генә элеккеге дусларыгыз кунакка килеп кердеме? Алар ванна бүлмәсендә кул юган арада, сез духовкага куярлык баллы тәм-том рецепты тәкъдим итәбез. Әлеге рулет, чыннан да, 15 минутта әзерләнә. Ингредиентлар: -2 йомырка -1 ст. шикәр комы -1 ст. йогурт - ванилин -1 бал калагы сода -1,5 ст. он -джем яки...

Алдан кисәтмичә генә элеккеге дусларыгыз кунакка килеп кердеме? Алар ванна бүлмәсендә кул юган арада, сез духовкага куярлык баллы тәм-том рецепты тәкъдим итәбез. Әлеге рулет, чыннан да, 15 минутта әзерләнә.

Ингредиентлар:
-2 йомырка
-1 ст. шикәр комы
-1 ст. йогурт
- ванилин
-1 бал калагы сода
-1,5 ст. он
-джем яки баллы сөт (сгущенка)

Әзерләү:
1. Беренче эш итеп духовканы кабызып куегыз. Аны 300 градуска кадәр җылытырга кирәк.
2. Йомырка, шикәр комы һәм ванилинны болгатыгыз. Шушы катнашмага йогурт, сода өстәгез. Әкренләп он куша башлыйк: камыр куе, тик агып торучан булырга тиеш.


3. Табага кәгазь куеп камырны тигезләп салыгыз. Һәм шул килеш духовкага озатабыз. Озак тотмыйбыз: нибары 7-8 минут. Кызара башлагач аласы.


4. Алгач шул кызарган ягын юеш сөлгегә куегыз. Тиз-тиз сгущенка яки джем сылап рулет формасында төрегез. Шул сөлге уратып куеп суынырга калдырыгыз.


5. Табынга рулетны өстенә пудра сибеп бирәсе. Тәмле булсын!

Чыганак:http://sabantuytatar.ru/berenche-rubrika/11520/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев