Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

5 МИНУТТА – ИРТӘНГЕ АШ! /РЕЦЕПТЛАР/

Иртәнге ашны үз сәламәтлеген кайгырткан кеше калдырмаска тиеш. "Тиеш нәрсә күп, - диярсең син, - вакыт кына җитеп бетми шул". Бүген без сиңа 5 минутта әзерләп була торган үзе тәмле, үзе файдалы, үзе тиз (!) әзерләнә торган иртәнге аш рецептлары тәкъдим итәрбез. 1. Җиләк-җимеш һәм чикләвек белән солы боткасы Кирәк...

Иртәнге ашны үз сәламәтлеген кайгырткан кеше калдырмаска тиеш. "Тиеш нәрсә күп, - диярсең син, - вакыт кына җитеп бетми шул". Бүген без сиңа 5 минутта әзерләп була торган үзе тәмле, үзе файдалы, үзе тиз (!) әзерләнә торган иртәнге аш рецептлары тәкъдим итәрбез.

1. Җиләк-җимеш һәм чикләвек белән солы боткасы

Кирәк булачак:

- 1 стакан су;
- 0,5 стакан геркулес;
- бер чеметем тоз;
- 1 бал кашыгы дарчин (корица);
- 2 аш кашыгы шикәр комы;
- 2 аш кашыгы вакланган әстерхан чикләвеге;
- 0,25 стакан җиләк-җимеш.

Әзерләү:

Барлык әйберләрне кушып, кружкага салырга һәм микродулкынлы мичкә 2 минут та 20 секундка куярга кирәк була. Әгәр ботка сыек килеп чыкса, тагын 10-15 секундка куй.

2. Бал һәм корица белән солы боткасы

Кирәк булачак:

-ярты стакан геркулес;
- ¾ стакан сөт;
- 1 аш кашыгы бал;
- бер чеметем тоз;
- 1 бал кашыгы корица.

Әзерләү:

Геркулес өстенә сөт салып, аны 2 минутка микродулкынлы мичкә тыгарга кирәк. Куерак булуын теләсәң, озаграк тотарга мөмкин. Алганнан соң бал, тоз һәм корица салып әйбәтләп болгат.

3. Йомыркалы солы боткасы

Кирәк булачак:

- ⅓ стакан геркулес;
- ярты стакан сөт;
- 1 йомырка;
-¼ стакан җиләк-җимеш.

Әзерләү:

Барлык әйберләрне бергә салып бутарга һәм савытка салып, 1 минутка микродулкынлы мичкә тыгарга кирәк. Кашык белән болгатырга һәм 1-1,5 минутка яңадан мичкә тыгарга. Әзер булганнан соң ботка өстенә корица сибәргә, шоколад, йөзем салырга мөмкин.

4. Сырлы йомырка тәбәсе

Кирәк булачак:

- 2 йомырка;
- 2 аш кашыгы сөт;
- тәменчә тоз;
- тәменчә борыч;
- 2 аш кашыгы уылган сыр.

Әзерләү:

Йомырка белән сөтне яхшылап болгатып кружкага салырга һәм 45 секундка микродулкынлы мичкә тыгарга кирәк. Аннан соң кружканы алып, ботканы болгатырга һәм яңадан 30-45 секундка мичкә озатырга. Әзер омлетка тоз, борыч, уылган сыр сибәргә.

5. Помидор, борыч белән йомырка тәбәсе

Кирәк булачак:

- 2 йомырка;
- 2 аш кашыгы сөт;
- 2 аш кашыгы уылган сыр;
- ярты помидор;
- ¼ яшел борыч;
- тәменчә тоз;
- борыч.

Әзерләү:

Йомырка, сөт, сыр, шакмаклап туралган помидор һәм борычны бергә куш һәм кружкага сал. 30 секундка микродулкынлы мичкә тыгарга. Алып болгатырга, аннан тагын 70-80 секундка мичкә озатырга, тәбә күтәрелеп киткәнче тотарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев