Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

АБРИКОС КАЙНАТМАСЫ (РЕЦЕПТ)

Абрикос кайнатмасы рецептын тәкъдим итәм. Бу кайнатма белән чәй эчүдән бер кунак та баш тартмаячак, күчтәнәчкә дә - менә дигән!


Кайнатма өчен: 1 кг җимеш, 1-1,2 кг шикәр комы (җимешнең баллылыгына карап салына).

Эш тәртибе: Кайнатма өчен бераз катырак һәм ваграк абрикос сайлап алырга кирәк. Алар төшләрен алганда да, кайнатканда да изелеп бетмәячәк. Юылган җимешләрне урталай бүләргә, төшләрен алырга, аннары төшләрне ватып чикләвеген алырга.

Абрикоска шикәр комы салып болгатып куярга, согы чыкканчы тотарга. Аннары сүрән утта 5 минут кайнатып алырга, күбеген җыярга, сүндерергә һәм суынганын көтәргә. Икенче тапкыр кайнатканда төштән алынган чикләвекләрен салырга, сак кына болгатып 2 минут кайнатырга.

Кайнатманы банкаларга тутырып салкынча урынга куярга.

Тәмле булачак!

Гөлүзә Василова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев