Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Алма белән әфлисун вареньесы рецепты

Кирәк: Алма - 1 кг, әфлисун - 0,5 кг, шикәр комы - 0,5 кг. Әзерләү ысулы: Алмаларның черек булмаганнарын, әйбәтләрен сайлыйбыз. Яхшы итеп юабыз. Һәрбер алманың тышын әрчеп, уртадагы төшләрен алабыз. Тышын әрчемичә калдырсаң да ярый, кемгә ничек ошый. Алманы турыйбыз. Әфлисунны шулай ук яхшылап юабыз, тышын әрчибез һәм турыйбыз....


Кирәк:
Алма - 1 кг,

әфлисун - 0,5 кг,
шикәр комы - 0,5 кг.


Әзерләү ысулы:
Алмаларның черек булмаганнарын, әйбәтләрен сайлыйбыз. Яхшы итеп юабыз. Һәрбер алманың тышын әрчеп, уртадагы төшләрен алабыз. Тышын әрчемичә калдырсаң да ярый, кемгә ничек ошый. Алманы турыйбыз. Әфлисунны шулай ук яхшылап юабыз, тышын әрчибез һәм турыйбыз. Тураганда астына берәр савыт куярга кирәк, алайса согы чыгып бетә. Ә вареньеда әфлисун согы күбрәк булса яхшырак. Аны турап бетергәч, алмага кушабыз һәм икесен бергә бутап алабыз. Киселгән алма белән әфлисунга шикәр комы кушабыз, тагын бер кат болгатабыз. Булачак варенье болгатмасын 2-3 сәгатькә калдырып торабыз, әзрәк соклары чыксын. Вакыт узганнан соң 10 минут әкрен утка куябыз һәм болгатып торабыз. 10 минут үткәч уттан савытны алып куябыз, 2 сәгать суытабыз һәм аннан соң тагын утка куеп 30-40 минут болгата-болгата пешерәбез.

Варенье әзер булгач, суытып, стерильләштерелгән банкаларга салып ябып куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев