АШ-СУ КИҢӘШЛӘРЕ
Барлык төр ризыклар да пыяла, эмаль савытларда, яки кургаш кагәзьгә төреп яхшырак саклана. Азык-төлекне полиэтилен пакетта сакларга ярамый, ул тизрәк бозыла. Табага тоз сипсәң, кыздырганда май чәчрәми. Кыздырыр алдыннан тастымалга яки салфеткага салып корытсаң бәрәңге кытырдап торыр. Духовкадагы ит коры булып пешмәсен өчен, аның янына сулы савыт куегыз. Су пары...
-
Барлык төр ризыклар да пыяла, эмаль савытларда, яки кургаш кагәзьгә төреп яхшырак саклана.
-
Азык-төлекне полиэтилен пакетта сакларга ярамый, ул тизрәк бозыла.
-
Табага тоз сипсәң, кыздырганда май чәчрәми.
-
Кыздырыр алдыннан тастымалга яки салфеткага салып корытсаң бәрәңге кытырдап торыр.
-
Духовкадагы ит коры булып пешмәсен өчен, аның янына сулы савыт куегыз. Су пары итне кибүдән саклар.
-
Яңа бәрәңгене пычаксыз да әрчеп була. Юылган бәрәңгене пакетка салып, өстенә бер уч эре тоз сибегез. Пакетның авызын бәйләп берничә минут өстәлдә тәгәрәтегез.
-
Ашның өресен алырга өлгермәсәгез, бераз салкын су өстәгез: өре кире өскә җыелыр.
-
Берничә төрле балыктан кайнатылган шулпа тәмлерәк була.
-
Пилмән ябышмасын дисәң, шулпага чак кына үсемлек мае тамызырга була.
-
Шулпа тәмле булсын дисәң, итне салкын, ә ит сусыл булып пешсен өчен аны кайнап торган суга салырга кирәк.
-
Кузаклылар йомшаграк булып пешсен дисәң, аларны алдан суда тотарга мөмкин.
-
Бәрәңге боламыгына кайнар сөт кушыгыз, юкса ризыкның төсе ямьсезләнә.
-
Көчле утта йомырканың агы коры булып пешә. Сүлпән утта сарысы ката, агы йомшак кала.
-
Коймак камырына аз гына үсемлек мае кушсагыз, ул пешергәндә көймәс.
-
Арпа ярмасын майда кыздырып салсагыз, рассольник тәмлерәк булыр.
-
Керәнне төне буе салкын суга салып тотсагыз,угычтан яхшырак уылачак.
-
Яшь бәрәңгене яхшырак чистарсын өчен, 15-20 минут тозлы суда тоталар.
-
Ит шулпасына тозны пешеп чыгарга 30 минут кала, балык ашына шундук салалар
-
Кыздырыр алдыннан аз гына шикәр комы сипсәң, бавыр йомшак була.
-
Чәй хуш исле булсын өчен, саклаган савытына лимон яки әфлисун кабыгы салалар.
-
Катып киткән гәрчичне сөт яки сөт өсте белән сыекларга мөмкин.
-
Итне пешергәндә артык тозласагыз, кайнар килеш салкын каймакка салып торыгыз.
-
Каткан сырны 1 сәгатькә сөткә салып торып яңартырга була.
-
Сосиска суда түгел, ә парда пешергәндә яки кыздырып алганда тәмлерәк була
-
Кыздырганда ит табага ябышмасын өчен берничә кисәк кишер салыгыз.
-
Балыкның угычтан уылган сохари вагы яки он катнашмасында әвәләп кыздырсагыз, тәмлерәк булыр.
-
Кара карлыган компоты матуррак булсын өчен, катырак калынрак кабыклы җимеш алырга кирәк. Артык юка кабыклы карлыган кайнар суда шартлый һәм компотның төсе бозыла.
-
Ипи савытына бер кисәк алма куйсагыз ипи озаграк сакланыр.
-
Фрикаделька тәмлерәк булсын өчен, ит фаршына аз гына йомшак эремчек һәм 1-2 аш кашыгы вак итеп туралган яшел тәмләткечләр кушарга кирәк.
-
Салат хуш ислерәк булсын өчен, аңа лимон кабыгы салып торалар.
-
Керәннең әчесен киметү өчен әзерләр алдыннан кайнар су белән пешекләп алалар
-
Яшелчәләрне караңгыда сакларга кирәк. Яктыда алардагы каротин таркала башлый.
-
Кузгалак һәм кычытканны ашка азактан гына салырга кирәк. Кәстрүл капкачын япмыйча кайнатыгыз. Шул чакта алар матур яшел төсен саклап калыр.
-
Кара миләш кайнатмасы артык төче булмасын өчен, миләшнең 1/5е кадәр алма яки 1кг җимешкә 2г исәбенннән лимон кислотасы кушалар. Иң элек миләшне кайнар суда 3-5 минут пешекләп алырга кирәк.
-
Камыр әйберсе пешергәндә, рецептта күрсәтелгән күләмдәге шикәрне бал белән алыштырырга мөмкин. Бал ачырак булганлыктан, аны шикәргә караганда 1/5 өлеш күбрәк алырга кирәк.
-
Сөтле ашта макарон начар пешә. Шуңа аны аерым савытта тозлы суда пешереп шулпага салу яхшырак.
-
петрушканы салкын суда түгел, ә җылымса суда юганда хуш ислерәк була.
-
Чөгендер пешкән су (тозлы булмаса) бүлмә гөлләре өчен бик яхшы ашлама.
-
Фасоль, борчак тизрәк пешсен өчен һәр 5-10 минут саен суына бер аш кашыгы салкын су өстәп торыгыз.
-
Кызыл чөгендерне тозлы суда пешермәгез. Югыйсә аның тәме бозыла
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев