Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Бала үзе генә уйнарга тиешме? /киңәшләр/

Үзе генә уйнаганда бала ялгызлыктан да рәхәтләнергә тиеш. Моның өчен аңа үзен тыныч һәм куркынычсыз итеп тою кирәк. Бала яңа уенчыгы белән озак вакытка онытылырга сәләтле, тик аңа әнисе янында икәнен белү сорала. Кечкенә балалар өчен «әнисез калу» зур куркыныч тудыручы күренеш. Шуңа да башта 4-5 минутка гына беүзен калдырыгыз,...

Үзе генә уйнаганда бала ялгызлыктан да рәхәтләнергә тиеш. Моның өчен аңа үзен тыныч һәм куркынычсыз итеп тою кирәк. Бала яңа уенчыгы белән озак вакытка онытылырга сәләтле, тик аңа әнисе янында икәнен белү сорала. Кечкенә балалар өчен «әнисез калу» зур куркыныч тудыручы күренеш. Шуңа да башта 4-5 минутка гына беүзен калдырыгыз, тора-бара вакытны күбәйтә барыгыз.

2-4 яшьлек бала инде үзенең аерым шәхес икәнен аңлый башлый: исеменә борыла, җавап җирә, теләкләрен аңлата. Бу чор бала өчен бик авыр период: ул әле гел сезнең яныгызда була, яки берүзе генә калуны хуп күрә. Бу - аның үзен сынап каравы, тормышка яраклашырга маташуы. Тора-бара ялгызлык җиңәргә тиеш, чөнки ул инде «зур», мөстәкыйль, инициативалы. Сезгә бу чорда аңа аеруча да игътибар күрсәтергә кирәк. Бала ничек кенә мөстәкыйль булса да, янында һәрчак терәге, яклар-саклар кешесе барлыкны аңларлык булсын.

Ә мөстәкыйльлеккеә өйрәтим дисәгез, «Әни, минем белән уйна әле», - диюгә йөгереп килергә ашыкмагыз. «Минем әлегә эшем тыгыз», «Бушагач уйнарбыз», - дип әйтергә өйрәнегез. Аның теләгеннән баш тартып начар әти-әни булмыйсыз, ә балагызга аерым шәхес булуын, аның үз теләкләре, сезнең үзегезнеке икәнен исбатлыйсыз. Әлегә авыр кичерсә, үсә төшкчәч үзенә җайлы булачак.

Үзе генә уйнасын өчен үзе генә уйный алырлык уеннар тәкъдим итегез. Машиналар, курчаклар, җәнлекләр тоттырыгыз. Бала аны кулына тотып өйрәнә алырлык, чагыштырырлык булсын.

Мәсәлән, балагызга палатка-өй алыгыз. Ул анда үзен ялгызы гына итеп тоя алыр, сез дә һәрчак янәшәдә. Уенчыкларын өендә чәй эчерсен, йоклатсын, уйнасын. Янына килгәндә «Керсәм ярыймы?» дип сорарга да онытмагыз. Бу балада үзеңне тоту кагыйдәләерн генә түгел, ә аңа шәхси пространствосын беркем бозмаячагына ышаныч та бирә.

Конструктор, пазллар да отышлы уенчыклардан санала. Рәсемле китаплар һәрвакыт актуаль булды. Пластилин, клей белән кәгазь тоттырсагыз да ялгышмассыз.

Сабантуй


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев