Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

«БАЛЫК ПИРОГЫ»

Камыр өчен: 1 стакан су, 0,5 стакан үсемлек мае, 1 чәй кашыгы тоз, 0,5 аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем коры чүпрә, он. Чүпрәне кушкач, 2-3 минут тотарга һәм он өстәп, йомшак камыр басарга. Камырны җылы урынга кабартырга куярга. Эчлек өчен: 3 банка консервланган сайра балыгы, 0,5 стакан бүрттерелгән дөге...


Камыр өчен: 1 стакан су, 0,5 стакан үсемлек мае, 1 чәй кашыгы тоз, 0,5 аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем коры чүпрә, он.
Чүпрәне кушкач, 2-3 минут тотарга һәм он өстәп, йомшак камыр басарга. Камырны җылы урынга кабартырга куярга.
Эчлек өчен: 3 банка консервланган сайра балыгы, 0,5 стакан бүрттерелгән дөге (сага булса яхшырак), 2-3 суган, төс кертү өчен генә азрак кишер.
Балыкны чәнечке белән изгәләргә.
Вак итеп туралган суган белән угычтан уылган кишерне тәменчә тоз кушып, үсемлек маенда кыздырып алырга.
Камыр кабаргач, үсемлек мае белән майланган табага җәеп: дөге, балык, суган белән кишер, дөгене катлап тигез итеп салып, пирог ясарга. Пирогны 200-250 оС кызулыктагы духовкада өсте кызарганчы пешерергә.
Бу камырдан ике пирог чыга.


Гөлүсә РӘХМӘТУЛЛИНА, Кукмара районы Зур Сәрдек авылы.

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев