Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Банан пирогы (рецепт)

Банан пирогы өчен: 100 г атланмай яки маргарин, 2 йомырка, 1,5 стакан шикәр комы, 2 стакан он, 1 чәй кашыгы камыр йомшарткыч (разрыхлитель), 1 чәй кашыгы ванилин, пычак очы белән тоз, 150 мл сөт, 3-4 банан. Бананнарны чистартып чәнечке белән изәргә. Йомшарган майга шикәр салып миксер белән тугларга һәм катнашмага...

Банан пирогы өчен: 100 г атланмай яки маргарин, 2 йомырка, 1,5 стакан шикәр комы, 2 стакан он, 1 чәй кашыгы камыр йомшарткыч (разрыхлитель), 1 чәй кашыгы ванилин, пычак очы белән тоз, 150 мл сөт, 3-4 банан.

Бананнарны чистартып чәнечке белән изәргә. Йомшарган майга шикәр салып миксер белән тугларга һәм катнашмага банан измәсен салып яхшылап болгатырга.

Сөт, ванилин, шикәр, тоз салып тагын болгатырга. Миксер белән туглый-туглый берәмләп йомырка салырга. Иң ахырда он һәм камыр йомшарткыч салырга.

Әзер камырны майлы табага салып 180-190 градуста 30-40 минут пешерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев