Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Безнең илдәге иң шәп һәм файдалы 7 продукт :

1. Бал Балның составында иммунитетны ныгыту, организмны витаминнар белән тулыландыру өчен бар да бар. В, Е, С һәм А витаминнары, калий, кальций, магний, тимер, йод цинк балда күп. Йокыгыз да тыныч булыр. 2. Кедр чикләвеге В витаминын, фосфор, йодны кедр чикләвегендә таба алырсыз. Ашказаны, калкансыман бизе авырткан кешеләргә файдалы булыр....

1. Бал

Балның составында иммунитетны ныгыту, организмны витаминнар белән тулыландыру өчен бар да бар. В, Е, С һәм А витаминнары, калий, кальций, магний, тимер, йод цинк балда күп. Йокыгыз да тыныч булыр.

2. Кедр чикләвеге

В витаминын, фосфор, йодны кедр чикләвегендә таба алырсыз. Ашказаны, калкансыман бизе авырткан кешеләргә файдалы булыр. Тәмле дә әле ул.

3. Сырганак (облепиха)

Әлеге җимеш, чын мәгънәсендә, С һәм Е витаминнары чыганагы. Җиләк-җимешләр арасында сырганак иң файдалылардан санала. Матдәләр алмашын, кан составын яхшырта. Ашказанын язвадан саклар. Аны чәегезгә өстәгез, витаминлы коктейльләр ясап эчегез.

4. Мүк җиләге

Инфекцияләргә каршы көрәшә. Кан басымын да җайлар. Йөрәк авырулы кешеләргә файдалы булыр. Метаболизмга да йогынты ясый. Боткага кушып, шикәр комы өстәп тә ашап була. Морс итеп тә эчегез.

5. Кара миләш

19 гасырда матурлык өчен генә үстерелгән җимеш, бүгенге көндә бик файдалы ризык буларак кулланыла. Калорийлары ягыннан да ул бик җиңел. Иң файдалысы булып бу җимешнең согы санала.

6. Гөлҗимеш

Аның икенче исеме - «урман табибы». Шулай ук артык авырлыктан котылырга теләгән кешеләргә файдалы булыр. Салкын тиюгә каршы да көрәшә. Чәйгә кушып, төнәтмә ясап эчегез.

7. Кара карлыган

Аның кайнатмасы һәр өстәлдә торадыр, мөгаен. Ул нерв системасын тынычландыра, баш авыртуын бетерә, организмны чистарта.

http://sabantuytatar.ru/berenche-rubrika/10609/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев