Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

БОЗ СУЫ ЯШӘРТӘ

Эрегән боз бит тиресе өчен, гомумән, организм өчен бик файдалы. Фильтр аша чистартылган яки чишмә суын, пластик шешәгә тутырып, суыткычка туңдырырга куегыз. Бер-ике сәгатьтән шешә стенасы буйлап боз катламы барлыкка киләчәк. Бу - тиз ката торган зарарлы кушылмалар. Шуңа күрә бозын коймыйча, суны икенче шешәгә бушатыгыз. Тагын суыткычка куегыз. Шешә...

Эрегән боз бит тиресе өчен, гомумән, организм өчен бик файдалы.
Фильтр аша чистартылган яки чишмә суын, пластик шешәгә тутырып, суыткычка туңдырырга куегыз. Бер-ике сәгатьтән шешә стенасы буйлап боз катламы барлыкка киләчәк. Бу - тиз ката торган зарарлы кушылмалар. Шуңа күрә бозын коймыйча, суны икенче шешәгә бушатыгыз. Тагын суыткычка куегыз. Шешә стенасы буйлап калын боз катып, уртасында су калгач, алыгыз. Өске өлешен тишеп суны агызырга, ә бозны эретергә кирәк. Шифалы су шушы була инде. Бозы эреп бетүгә, суны эчәргә ярый, ә җылытканда файдалы матдәләре юкка чыга. Боз суы организмны чистарта, шлакларны юып чыгара, яшәртә һәм сафландыра.

  • БОЗЛЫ МАССАЖ. Чип-чиста суны яки шалфей, сары мәтрүшкә төнәтмәләрен, җиләк, әфлисун согын (соңгысына бераз су кушыла) боз формасына салып суыткычка куегыз. Боз шакмаклары каткач, битне, муенны, изү өлешен боз белән ышкыгыз. Боз массажы тирене сафландыра, бетчәләрне бетерә, киңәйгән кан тамырларын тарайта, кан әйләнешен яхшырта, җыерчыкларны киметә, арыганлыкны бетерә.

Чыганак:https: https://vk.com/id423820304?z=photo423820304_456239329%2Falbum423820304_00%2Frev

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев